Бу – Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминәнең никахлашкан көннәре. Быел 2021 елда бу кичә 18 февраль киченә туры килә.
Ни өчен без Рагаиб кичәсен билгеләп үтәбез? Чөнки шушы никах нәтиҗәсендә дөньяга җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгән.
Габдуллаһтан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе – бала. Әгәр без үзебездән соң холык ягыннан да, әхлак ягыннан да – бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһ Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез, дигән сүз. Пәйгамбәребезнең әтисе – улы туганчы, әнисе, улына алты яшь вакытта, вафат булалар. Мөхәммәд (с.г.в.) ятим кала.
Әмма шушы Габдуллаһ белән Әминәнең саф җаннар, изге күңелле кешеләр, хәрамга катышмаган яхшы кешеләр булганы өчен, Аллаһ Тәгалә изге бала биреп дөньяны сөендерә.
Рәгаиб киче ул теләкләр теләү, теләкләрнең үтәлә торган киче дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу кичтә дога кылырга бик әйбәт. Аллаһы Тәгаләдән сорап, бу кичтә үзеңнең тәкъдиреңне, киләчәгеңне, язмышыңны үзгәртергә, догалар белән сорап, кылган гөнаһларыңны бетерергә мөмкин. Әлбәттә, йолдыз атылгандагы кебек: «Алай булса иде, болай булса иде...» – дип теләнергә тиеш түгел ул теләк. Аллаһы Тәгаләдән сорап: «Яраббым, шулай итсәң иде», – дип дога кылу кирәк.
Сәдакалар бирү бик саваплы. Сәдаканың көче зур, әҗере бик күп. Ул бәла-казадан да, авырулардан да саклый. Рәгаиб кичәсендә догаларның кабул буласына шикләнмәгез. Укылган намаз, тоткан уразалар, бирелгән сәдакалар һәм дә кылынган игелекле гамәлләр өчен әҗер-саваплар аеруча күп булыр, иншаллаһ.