Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
5 Февраля 2021, 06:36

Чишмә пенсионерлары информатика нигезләрен үзләштерәчәк

– Альмира, почтага барасыңмы? Газ һәм ут өчен түләп кайт әле, зинһар. Шуның өчен генә поселокка барып йөрисе килми, – дип үтенечен белдерде өлкән яшьтәге хатын үзенең яшь күршесенә.– Түләрмен, әлбәттә. Мин телефон аша әле үк түли алам. Аны үзегез дә шулай эшли аласыз. Телефоныгыз бар бит, – диде күршесе.– Син нәрсә! Безне кем өйрәтсен!? Оныклардан һәм балалардан сорап та торырга түгел – бу авыр түгел дип тиз генә күрсәтәләр дә, аңламый да каласың. Кая басканнарын да күрми калам...Өлкән яшьтәгеләрнең шулай дип сөйләгәннәрен еш ишетергә туры килә. Әмма тиздән лаеклы ялдагы һәм пенсия яше якынлашып килгән кешеләр компьютерда эшләргә өйрәнә алачак – озакламый безнең районда «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм» хәйрия фонды кабинетында аларга шундый мөмкинлек ачыла. Аның проекты Президент грантлары фондыннан грант алу бәйгесендә җиңү яулады, шуңа күрә тиздән 55тән 75 яшькә кадәрге кешеләр өчен бушлай информатика дәресләре оештырылачак.Чишмә районында 15 меңнән артык пенсионер бар, шул исәптән Чишмә поселогында гына да лаеклы ялдагы һәм пенсия яше якынлашып килгән 5700дән артык кеше яши. Мондый курслар кайчандыр социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылды һәм бик популяр булды, әмма күп тә үтми ябылды. Ә өлкән яшьтәгеләр курслар ачуны сорадылар.– «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» проекты буенча компьютер һәм интернет дәресләре укыту каралган, – дип сөйләде проектның координаторы Надежда Идиатуллина. – Бу дәресләрдә Дәүләт хезмәтләре платформаларында, безнең тө-бәктәге мобиль банкларның популяр кушымталарында, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтәчәкбез. Әлеге программа өлкән яшьтәге кешеләргә пандемия шартларында видео аша туганнары һәм дуслары белән аралашырга, интернет аша курыкмыйча әйберләр сатып алырга, өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләр өчен түләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән.14әр кешедән торган төркемнәр туплана. Уку курслары ике ай дәвам итәчәк (40 сәгать), атнага ике-өч дәрес булачак. Проект унөч айга исәпләнгән, бу вакыт эчендә кимендә 84 кешене укытып чыгарырга планлаштырыла. Курсларга язылырга теләүчеләр 8-987-252-3690 (Надежда Борисовна), яки 2-00-30 телефоннары аша 9дан 16 сәгатькә кадәр шалтырата ала.– Дәресләр мартта башланачак һәм музей бинасында үтәчәк, урыны бик уңайлы – ул поселок үзәгендә, машина, автобус белән, хәтта җәяү дә килеп була. Музейда компьютерлар куелган һәм интернет челтәре булган бүлмә әзерләнде, – диде проект җитәкчесе, музей директоры Радик Әхмәдиев.Дәресләрне тәҗрибәле информатика укытучысы Фәридә Бикбулатова алып барачак. Элек ул безнең районда информатика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе иде.Курслар тәмамланыр алдыннан өлкән яшьтәгеләрнең программаны үзләштерүен тикшерү өчен викторина үткәрү, киләчәктә аралашып яшәү өчен мәгълүматлар алу, бергәләп чәй эчү һәм истәлекле бүләкләр тапшыру планлаштырыла.– Курслар тәмамлангач та «укучыларыбыз» белән элемтәдә торачакбыз, алар арытаба компьютерда эшләгәндә ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә алалар, – диде Надежда Борисовна.Президент грантлары фондыннан 486 мең сумлык ярдәм алган «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» проекты Чишмә районында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәешен уңайлырак итү максатында оештырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

– Альмира, почтага барасыңмы? Газ һәм ут өчен түләп кайт әле, зинһар. Шуның өчен генә поселокка барып йөрисе килми, – дип үтенечен белдерде өлкән яшьтәге хатын үзенең яшь күршесенә.
– Түләрмен, әлбәттә. Мин телефон аша әле үк түли алам. Аны үзегез дә шулай эшли аласыз. Телефоныгыз бар бит, – диде күршесе.
– Син нәрсә! Безне кем өйрәтсен!? Оныклардан һәм балалардан сорап та торырга түгел – бу авыр түгел дип тиз генә күрсәтәләр дә, аңламый да каласың. Кая басканнарын да күрми калам...
Өлкән яшьтәгеләрнең шулай дип сөйләгәннәрен еш ишетергә туры килә. Әмма тиздән лаеклы ялдагы һәм пенсия яше якынлашып килгән кешеләр компьютерда эшләргә өйрәнә алачак – озакламый безнең районда «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм» хәйрия фонды кабинетында аларга шундый мөмкинлек ачыла. Аның проекты Президент грантлары фондыннан грант алу бәйгесендә җиңү яулады, шуңа күрә тиздән 55тән 75 яшькә кадәрге кешеләр өчен бушлай информатика дәресләре оештырылачак.
Чишмә районында 15 меңнән артык пенсионер бар, шул исәптән Чишмә поселогында гына да лаеклы ялдагы һәм пенсия яше якынлашып килгән 5700дән артык кеше яши. Мондый курслар кайчандыр социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылды һәм бик популяр булды, әмма күп тә үтми ябылды. Ә өлкән яшьтәгеләр курслар ачуны сорадылар.
– «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» проекты буенча компьютер һәм интернет дәресләре укыту каралган, – дип сөйләде проектның координаторы Надежда Идиатуллина. – Бу дәресләрдә Дәүләт хезмәтләре платформаларында, безнең тө-бәктәге мобиль банкларның популяр кушымталарында, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтәчәкбез. Әлеге программа өлкән яшьтәге кешеләргә пандемия шартларында видео аша туганнары һәм дуслары белән аралашырга, интернет аша курыкмыйча әйберләр сатып алырга, өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләр өчен түләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән.
14әр кешедән торган төркемнәр туплана. Уку курслары ике ай дәвам итәчәк (40 сәгать), атнага ике-өч дәрес булачак. Проект унөч айга исәпләнгән, бу вакыт эчендә кимендә 84 кешене укытып чыгарырга планлаштырыла. Курсларга язылырга теләүчеләр 8-987-252-3690 (Надежда Борисовна), яки 2-00-30 телефоннары аша 9дан 16 сәгатькә кадәр шалтырата ала.
– Дәресләр мартта башланачак һәм музей бинасында үтәчәк, урыны бик уңайлы – ул поселок үзәгендә, машина, автобус белән, хәтта җәяү дә килеп була. Музейда компьютерлар куелган һәм интернет челтәре булган бүлмә әзерләнде, – диде проект җитәкчесе, музей директоры Радик Әхмәдиев.
Дәресләрне тәҗрибәле информатика укытучысы Фәридә Бикбулатова алып барачак. Элек ул безнең районда информатика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе иде.
Курслар тәмамланыр алдыннан өлкән яшьтәгеләрнең программаны үзләштерүен тикшерү өчен викторина үткәрү, киләчәктә аралашып яшәү өчен мәгълүматлар алу, бергәләп чәй эчү һәм истәлекле бүләкләр тапшыру планлаштырыла.
– Курслар тәмамлангач та «укучыларыбыз» белән элемтәдә торачакбыз, алар арытаба компьютерда эшләгәндә ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә алалар, – диде Надежда Борисовна.
Президент грантлары фондыннан 486 мең сумлык ярдәм алган «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» проекты Чишмә районында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәешен уңайлырак итү максатында оештырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас