Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
4 Февраля 2021, 06:53
Юлларда тагын 500 камера куелачак
Быел Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен тагын 500 комплекс урнаштырылачак.Алар машиналарның тизлекне арттыруын гына түгел, ә юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүендә кагыйдә бозуын да яздырып алачак. Федераль трассаларда беренче кварталда ук 50 камера куелачак. Әлеге вакытта республикада барсын да күрүче 1015 «инспектор» эшли, шуларның 946сы – стационар.Электрон күзәтүчеләр «штаты» машиналар хәрәкәтенә уңай йогынты ясарга һәм үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә тиеш.«Транспорт сәгате» форматындагы тематик онлайн-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда шулай ук төбәкнең юл хуҗалыгы һәм магистральләрдә хәвефсезлек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.Төп темаларның берсе – Уфаның көньягында шәһәрдән чыгу өчен Салават Юлаев проспекты аша үткән юлны үзгәртеп кору. Исегезгә төшерәбез, бу юл 8 гыйнвардан бирле ябык. Бу юлдан машиналар күп йөрү сәбәпле, «пик сәгатьләрдә» үтәрлек булмый, шуңа күрә юлны дүрт полосадан алты полосага кадәр киңәйтү планлаштырыла.Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төзүчеләрнең юлны үзгәртеп кору эшләрен сентябрьгә тәмамларга әзерлеген раслады. Аның сүзләренә караганда, юл өлешчә генә ябылган очракта кайбер ремонт эшләрен башкару мөмкин булмас иде.– Ремонтның халык өчен билгеле бер уңайсызлыклар тудыруы аңлашыла. Әмма без бу участокны җайга сала алдык.1 сентябрьдән кешеләр яңа юлдан йөри башларга тиеш. Срокларны төгәл үтәвегезне сорыйм, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Киңәшмәдә Башкорт сода компаниясе продукциясен – техник тоз, хлорлы натрий һәм кальцийны республика юлларын бозлавыкка каршы эшкәрту өчен куллануның максатка ярашлы булуына бәйле сорау яңгырады. Аларны куллану чыгымнары, гадәти ком-тоз катнашмасын куллануга караганда, берничә тапкырга азрак. Әмма муниципалитетларга реагентларны сибеп йөрү өчен заманча юл техникасы сатып алырга кирәк. Хәзерге вакытта мондый машиналар М5 һәм М7 федераль трассаларга эшкә чыгарыла.Радий Хәбиров материалларны сынап карарга һәм бер ай дәвамында Башкорт сода компаниясеннән бозлавыкка каршы материаллар сатып алу буенча хезмәттәшлекне хәл итәргә кушты.Фото: «Башинформ» МА #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
Быел Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен тагын 500 комплекс урнаштырылачак.
Алар машиналарның тизлекне арттыруын гына түгел, ә юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүендә кагыйдә бозуын да яздырып алачак. Федераль трассаларда беренче кварталда ук 50 камера куелачак. Әлеге вакытта республикада барсын да күрүче 1015 «инспектор» эшли, шуларның 946сы – стационар.
Электрон күзәтүчеләр «штаты» машиналар хәрәкәтенә уңай йогынты ясарга һәм үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә тиеш.
«Транспорт сәгате» форматындагы тематик онлайн-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда шулай ук төбәкнең юл хуҗалыгы һәм магистральләрдә хәвефсезлек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Төп темаларның берсе – Уфаның көньягында шәһәрдән чыгу өчен Салават Юлаев проспекты аша үткән юлны үзгәртеп кору. Исегезгә төшерәбез, бу юл 8 гыйнвардан бирле ябык. Бу юлдан машиналар күп йөрү сәбәпле, «пик сәгатьләрдә» үтәрлек булмый, шуңа күрә юлны дүрт полосадан алты полосага кадәр киңәйтү планлаштырыла.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төзүчеләрнең юлны үзгәртеп кору эшләрен сентябрьгә тәмамларга әзерлеген раслады. Аның сүзләренә караганда, юл өлешчә генә ябылган очракта кайбер ремонт эшләрен башкару мөмкин булмас иде.
– Ремонтның халык өчен билгеле бер уңайсызлыклар тудыруы аңлашыла. Әмма без бу участокны җайга сала алдык.
1 сентябрьдән кешеләр яңа юлдан йөри башларга тиеш. Срокларны төгәл үтәвегезне сорыйм, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә Башкорт сода компаниясе продукциясен – техник тоз, хлорлы натрий һәм кальцийны республика юлларын бозлавыкка каршы эшкәрту өчен куллануның максатка ярашлы булуына бәйле сорау яңгырады. Аларны куллану чыгымнары, гадәти ком-тоз катнашмасын куллануга караганда, берничә тапкырга азрак. Әмма муниципалитетларга реагентларны сибеп йөрү өчен заманча юл техникасы сатып алырга кирәк. Хәзерге вакытта мондый машиналар М5 һәм М7 федераль трассаларга эшкә чыгарыла.
Радий Хәбиров материалларны сынап карарга һәм бер ай дәвамында Башкорт сода компаниясеннән бозлавыкка каршы материаллар сатып алу буенча хезмәттәшлекне хәл итәргә кушты.
Фото: «Башинформ» МА
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим