Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
1 Февраля 2021, 07:42

Икенче ел рәттән җиңү

2021 елның 19–24 гыйнварында Удмурт Республикасының Дебес авылында авыл мәктәп укучылары арасында икенче тапкыр Бөтенрәсәй ярышлары узды. Рәсәйнең тугыз төбәгеннән килгән балалар дүрт көн буена тиз һәм блиц шахмат буенча көч сынаштылар. Чишмә районы командасы тиз шахмат буенча ярышларда икенче ел рәттән җиңү яулады.Блиц шахмат буенча ярышларда команда зачетында Татарстан Республикасының Кукмара районы командасы җиңде. Икенче урында – безнең Чишмә районы командасы.Шәхси медаль зачетында безнең республика вәкилләре 5 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар, шул исәптән Камилла Байбурина өч алтын, бер көмеш медаль һәм Эльвира Фәхретдинова бер көмеш һәм ике бронза медаль алды.И. Байбурин фотосы

2021 елның 19–24 гыйнварында Удмурт Республикасының Дебес авылында авыл мәктәп укучылары арасында икенче тапкыр Бөтенрәсәй ярышлары узды. Рәсәйнең тугыз төбәгеннән килгән балалар дүрт көн буена тиз һәм блиц шахмат буенча көч сынаштылар. Чишмә районы командасы тиз шахмат буенча ярышларда икенче ел рәттән җиңү яулады.
Блиц шахмат буенча ярышларда команда зачетында Татарстан Республикасының Кукмара районы командасы җиңде. Икенче урында – безнең Чишмә районы командасы.
Шәхси медаль зачетында безнең республика вәкилләре 5 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар, шул исәптән Камилла Байбурина өч алтын, бер көмеш медаль һәм Эльвира Фәхретдинова бер көмеш һәм ике бронза медаль алды.
И. Байбурин фотосы
Читайте нас