Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Новости
1 февраль 2021, 07:18

Айныткычлар ачыла...

Республикада айныткычлар системасын кире кайтарырга телиләр.Дәүләт думасы үткән ел ахырында федераль закон кабул итте, аның нигезендә төбәкләр һәм муниципалитетлар медицина учреждениеләрендә айныткычлар булдырырга тиеш. Эш форматын субъектлар мөстәкыйль билгели. Мәсәлән, учреждениеләр дәүләт-шәхси партнерлык принципларында эшли ала. Әлеге вакытта ил Президенты Владимир Путин кул куйган закон үз көченә керде.Кайбер төбәкләрдә айныткычлар турында үз законнары гамәлгә керә башлады. Республика парламентарийлары бу эшкә тотынмаган әле, тик БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары, «Аек Башкортстан»проекты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, бездә дә иртәме-соңмы карар кабул итәргә туры киләчәк.– Мин айныткычлар системасын кире кайтаруны хуплыйм, әлбәттә, әмма шул ук вакытта, медицина учреждениеләре коммерция кибетләренә әйләнмәсен өчен, бу эшне дөрес итеп җайга салырга кирәк дип саныйм. Кызганычка каршы, элек айныткычлар хәлле гражданнардан акча җыю урыны булган мисаллар бар. Ә асылда исә алар кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклауга гына хезмәт итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Рөстәм Ишмөхәммәтов.Ел саен илдә алкоголь аркасында 50 меңнән артык кеше вафат була, нигездә, бу эшкә яраклы кешеләр, аларның якынча 10 меңе урамда туңып үлә.– Күпләр җинаятьчеләр корбаны була. Айныткычлар кирәк, һәм алар чыннан да хәвефкә дучар булган, артыгын эчү сәбәпле кая барганын белмәгән, урамда егылып яткан, хәрәкәтләнә алмаган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Шул ук вакытта бу ярдәм гражданнарның нинди социаль хәлдә булуына карамастан, күрсәтелергә тиеш, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.Исегезгә төшерәбез, айныткычлар системасы 2011 елда ук бетерелгән иде. Һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Әйтик, «градус астында» кылынган җинаятьләр саны якынча 35 процентка артты.Айныткычта тору бәясе, ил буенча уртача алганда, бер төнгә 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта бәяләр һәр субъектта төрлечә булачак.Рәсәйдә беренче айныткычлар Саратов, Киев, Ярославль һәм Тула шәһәрләрендә 1902–1904 елларда ук пәйда булган. Аннары бөтен ил буенча ачыла башлаган, учреждениеләр 1917 елга кадәр эшләгән.Совет чорында айныткычка эләккән кешеләрнең карьерасы бозылган, аңа хезмәттәшләре алдында шелтә белдерелгән. Фото: «Башинформ» МА#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республикада айныткычлар системасын кире кайтарырга телиләр.
Дәүләт думасы үткән ел ахырында федераль закон кабул итте, аның нигезендә төбәкләр һәм муниципалитетлар медицина учреждениеләрендә айныткычлар булдырырга тиеш. Эш форматын субъектлар мөстәкыйль билгели. Мәсәлән, учреждениеләр дәүләт-шәхси партнерлык принципларында эшли ала. Әлеге вакытта ил Президенты Владимир Путин кул куйган закон үз көченә керде.
Кайбер төбәкләрдә айныткычлар турында үз законнары гамәлгә керә башлады. Республика парламентарийлары бу эшкә тотынмаган әле, тик БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары, «Аек Башкортстан»
проекты җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, бездә дә иртәме-соңмы карар кабул итәргә туры киләчәк.
– Мин айныткычлар системасын кире кайтаруны хуплыйм, әлбәттә, әмма шул ук вакытта, медицина учреждениеләре коммерция кибетләренә әйләнмәсен өчен, бу эшне дөрес итеп җайга салырга кирәк дип саныйм. Кызганычка каршы, элек айныткычлар хәлле гражданнардан акча җыю урыны булган мисаллар бар. Ә асылда исә алар кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклауга гына хезмәт итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Ел саен илдә алкоголь аркасында 50 меңнән артык кеше вафат була, нигездә, бу эшкә яраклы кешеләр, аларның якынча 10 меңе урамда туңып үлә.
– Күпләр җинаятьчеләр корбаны була. Айныткычлар кирәк, һәм алар чыннан да хәвефкә дучар булган, артыгын эчү сәбәпле кая барганын белмәгән, урамда егылып яткан, хәрәкәтләнә алмаган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Шул ук вакытта бу ярдәм гражданнарның нинди социаль хәлдә булуына карамастан, күрсәтелергә тиеш, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Исегезгә төшерәбез, айныткычлар системасы 2011 елда ук бетерелгән иде. Һәм бу күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Әйтик, «градус астында» кылынган җинаятьләр саны якынча 35 процентка артты.
Айныткычта тору бәясе, ил буенча уртача алганда, бер төнгә 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта бәяләр һәр субъектта төрлечә булачак.
Рәсәйдә беренче айныткычлар Саратов, Киев, Ярославль һәм Тула шәһәрләрендә 1902–1904 елларда ук пәйда булган. Аннары бөтен ил буенча ачыла башлаган, учреждениеләр 1917 елга кадәр эшләгән.
Совет чорында айныткычка эләккән кешеләрнең карьерасы бозылган, аңа хезмәттәшләре алдында шелтә белдерелгән.
Фото: «Башинформ» МА
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас