Чишмэ
+24 °С
Облачно
Новости
29 Января 2021, 06:53

Чишмәлеләр грант отты

Чишмә районы инвалидлар җәмгыятенең «Мөмкин булмаган – мөмкин» проекты 2021 елда Президент грантлары фондыннан грант алу буенча беренче бәйгедә җиңү яулады.Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча грант сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.Инвалидлар җәмгыяте рәисе Эльза Янабаева сүзләренә караганда, грант акчасына инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тренажерлар залы ачу планлаштырыла.– Чишмә районының инвалидлар җәмгыятендә 72 кеше, шул исәптән балалар да бар, ә район буенча 3500дән артык кеше исәпләнә. Җәмгыять активистлары проектта катнашу өчен коллектив хат яздылар. Грант ярдәмендә һәр инвалид даими рәвештә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнеп тернәкләнү уза алачак. Элек безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен мондый урын юк иде. Бу төрдәге тренажерлар залы ачылу әлеге проблемаларны хәл итәчәк, – диде җәмгыять рәисе Эльза Миңнехәниф кызы.Тренажерлар залына эш көннәрендә дежур торган алты ирекмән ярдәмендә керергә мөмкин булачак, бу реабилитация үтеп физик яктан ныгырга гына түгел, ә үзара аралашырга, авыр вакытларда таяныч табарга мөмкинлек бирәчәк.Биредә мөстәкыйль дәресләрдән тыш, адаптив физкультура буенча тәҗрибәле белгеч Зәйнәп Бәдретдинова ярдәмендә индивидуаль план буенча дәресләр дә үткәрелә. Ул атнага ике тапкыр, беренче көнне балалар, икенче көнне өлкәннәр белән дүрт сәгать дәвамында эшли.Эш түбәндәгечә алып барыла: тәүдә белгечкә алдан язылалар, дүрт бала җыелгач, алар әтисе яки әнисе белән бергә киләләр, дәресләр һәркемнең ихтыяҗын һәм сәләтен исәпкә алып, алдан төзелгән план буенча үткәрелә. Өлкәннәр белән дә шул ук тәртиптә эш алып барыла.Президент грантлары фондыннан грант откан икенче проект «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» дип атала. Аны «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм» хәйрия фонды тәкъдим итте. Бу хакта без гәзитнең киләсе саннарында тулырак язарбыз.Ә Караякуп авылы мәктәбе Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын алуга бәйгедә җиңү яулады. Әлеге грант республикада дәүләт телен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.Авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга өстәмә белем бирү өчен «Тирмәкәй» төркеме ачыла, бу туган телдә аралашу культурасын формалаштырырга, республикада яшәүче халыкларга хөрмәт, башкорт теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.Биредә тәрбияләнүчеләр башкорт хәрефләрен таный, башкортча саный, халык бәйрәмнәрен, милли ризыклар һәм киемнәр атамаларын беләчәкләр, булачак беренче сыйныф укучылары үз телләрендә исәнләшә һәм сөйләшә алачаклар, ә бу туган телдә башлангыч белем алганда бик мөһим.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Чишмә районы инвалидлар җәмгыятенең «Мөмкин булмаган – мөмкин» проекты 2021 елда Президент грантлары фондыннан грант алу буенча беренче бәйгедә җиңү яулады.
Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча грант сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Эльза Янабаева сүзләренә караганда, грант акчасына инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тренажерлар залы ачу планлаштырыла.
– Чишмә районының инвалидлар җәмгыятендә 72 кеше, шул исәптән балалар да бар, ә район буенча 3500дән артык кеше исәпләнә. Җәмгыять активистлары проектта катнашу өчен коллектив хат яздылар. Грант ярдәмендә һәр инвалид даими рәвештә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнеп тернәкләнү уза алачак. Элек безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен мондый урын юк иде. Бу төрдәге тренажерлар залы ачылу әлеге проблемаларны хәл итәчәк, – диде җәмгыять рәисе Эльза Миңнехәниф кызы.
Тренажерлар залына эш көннәрендә дежур торган алты ирекмән ярдәмендә керергә мөмкин булачак, бу реабилитация үтеп физик яктан ныгырга гына түгел, ә үзара аралашырга, авыр вакытларда таяныч табарга мөмкинлек бирәчәк.
Биредә мөстәкыйль дәресләрдән тыш, адаптив физкультура буенча тәҗрибәле белгеч Зәйнәп Бәдретдинова ярдәмендә индивидуаль план буенча дәресләр дә үткәрелә. Ул атнага ике тапкыр, беренче көнне балалар, икенче көнне өлкәннәр белән дүрт сәгать дәвамында эшли.
Эш түбәндәгечә алып барыла: тәүдә белгечкә алдан язылалар, дүрт бала җыелгач, алар әтисе яки әнисе белән бергә киләләр, дәресләр һәркемнең ихтыяҗын һәм сәләтен исәпкә алып, алдан төзелгән план буенча үткәрелә. Өлкәннәр белән дә шул ук тәртиптә эш алып барыла.
Президент грантлары фондыннан грант откан икенче проект «Гасыр буе яшә – гасыр буе өйрән» дип атала. Аны «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм» хәйрия фонды тәкъдим итте. Бу хакта без гәзитнең киләсе саннарында тулырак язарбыз.
Ә Караякуп авылы мәктәбе Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын алуга бәйгедә җиңү яулады. Әлеге грант республикада дәүләт телен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга өстәмә белем бирү өчен «Тирмәкәй» төркеме ачыла, бу туган телдә аралашу культурасын формалаштырырга, республикада яшәүче халыкларга хөрмәт, башкорт теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Биредә тәрбияләнүчеләр башкорт хәрефләрен таный, башкортча саный, халык бәйрәмнәрен, милли ризыклар һәм киемнәр атамаларын беләчәкләр, булачак беренче сыйныф укучылары үз телләрендә исәнләшә һәм сөйләшә алачаклар, ә бу туган телдә башлангыч белем алганда бик мөһим.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас