Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
26 Января 2021, 12:50

Бавырсак

Бавырсакның уңуы көненә, кәефеңә, кешесенә дә карый ул. Бик нәзберек.

Бавырсакның уңуы көненә, кәефеңә, кешесенә дә карый ул. Бик нәзберек.
Кирәк булачак: 10 йомырка, бер чеметем чәй содасы+уксус, он.
Баллау өчен 50 мл су, 100 гр шикәр комы, 400 гр бал.
Игътибар! Йомыркаларны алдан ук юып, кабыгы белән туңдырабыз. Йомыркалар туңдыргычта никадәр озак торса, бавырсакларыбыз шулкадәр уңачак.
Туң йомыркаларны суда тотып тиз генә чистартып алабыз. Блендер белән акрын гына изгәлибез. Җеби тора, изгәләп торабыз, әкрен гына күпертә барабыз. Бик матур ак төскә кереп күперә. Бер чеметем чәй содасын уксус белән сүндереп йомыркага кушабыз. Болгатып алабыз. Иләнгән онны акрынлап йомыркага сала башлыйбыз, агач кашык белән болгатабыз. Камыр куелыгы токмач камырыннан күпкә йомшак, кашык белән алганда сузылып тора торган була. Никадәр озак басылса, шулкадәр яхшырак.
Өстен каплап 20-30 минут ял иттерәбез. Май әзерлибез. Камырның бер өлешен калак белән онлы куна тактасына төшерәбез һәм калын гына итеп җәябез. Токмач кискән кебек кисәбез. Илибез. Майга салып пешереп карыйбыз. Төшләребез майга салгач акрынлап ак төскә кереп күтәрелсә май әзер дигән сүз. Төптә ятса, май салкын(май сеңәчәк). Бик тиз күтәрелсә, кайнар (бавырсак ярыла). Температураны бераз күтәреп төшләребезне болгата-болгата пешерә башлыйбыз. Алсу төскә кергәч алабыз.
Шулай берничә партия пешереп алабыз. Ике савытта алмаш-тилмәш пешерергә дә була. Берсе пешкәндә икенчесе суына тора. Майны бер савытта өч партия пешергәннән соң, төсе үзгәрсә, каралса түгәбез.
Бал ясау. Су кушылган шикәр комын кайнатып чыгарабыз, балны өстибез, кайнатуны дәвам итәбез. Кызу да, артык сүрән дә түгел, уртача температурада кайнатабыз. Әзерлеген салкын суга тамызып карыйбыз. Шар сымак катып калса, төптә җәелеп китмәсә бал әзер.
Бал әзер булгач бавырсакларны болгатып, өеп куябыз!
Фото: lavaca.ru
Читайте нас