Республика 2021–2023 елларда авылларда уңайлыклар булдыруга якынча 5,8 миллиард сум акча юнәлдерергә планлаштыра.
Торак, социаль объектлар, юллар төзелешенә, территорияләрне төзекләндерүгә басым ясалачак, дип хәбәр итә «Башинформ». Исегезгә төшерәбез, төбәк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында актив катнаша. Акчаларның төп өлеше – 3,47 миллиард сум – федераль ярдәм. Башкортстан, үз чиратында, 1,68 миллиард сум акча салачак.
Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләп үткәнчә, программа җиде юнәлешне күз уңында тота. Анда катнашу өчен бәйгедә җиңәргә кирәк.
– Торак төзелеше юнәлешендә, торакка субсидияләр бирү өлешендә барлык районнар да катнаша. Ә менә «Авыл территорияләренең заманча йөзе» юнәлешендәге мәктәпләр, физкультура-савыктыру комплексларын төзү кебек эре проектларда, күп нәрсә районнарның активлыгына, проектларның әзерлек дәрәҗәсенә, экспертиза үткәрүгә, муниципаль акчаларны җәлеп итүгә бәйле. Гомумән, район активрак булган саен, бәйгедә җиңү ихтималы да югарырак, – дип ассызыклады Илшат Фәзрахманов.
Гомумән алганда, торак төзелешенә 1 миллиард 64 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Әлеге акчалар ярдәмендә 2023 елга 1000нән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алачак.
Авыл ипотекасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Гомумән алганда, банклар 5 миллиард сумга якын 2300 кредит биргән. Аны алучыларның күбесе – яшь гаиләләр. Сүз уңаенда, Башкортстан төбәкләр арасында программада катнашучылар саны буенча лидер булды.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – авыл территорияләрен төзекләндерү. Бу максатларга 129,1 миллион сум акча бүленәчәк. 2023 елда 22 балалар һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын төзекләндерү буенча 200 проект гамәлгә ашырыла.
Юлларга килгәндә, Росавтодор белән авылларга илтүче юллар салу буенча килешү төзелгән. Мисал өчен, узган елда дүрт торак пунктка таба уңайлы юл салынды, 14 чакрымнан артык юлга асфальт җәелде.
Мөһим юнәлеш – торак пунктларны комплекслы төзү проектларын гамәлгә ашыру. Бу максатка бер миллиард сум акча бүленәчәк. Узган елда ирешкән уңышларга килгәндә, Янаул районында 50 йортка исәпләнгән яңа «Италмас» бистәсе төзелгән. Биредә яшәүче балалар өчен 60 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды, ә буш вакытларда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча паркка барырга мөмкин.
Чакмагыш районында да торак төзелеше проекты тормышка ашырылган. Бүгенге көндә Борай, Чакмагыш һәм Благовар районнарында тагын дүрт проект гамәлгә ашырыла.
2023 елга кадәр авыл халкы өчен тагын өч уңайлы комплекс төзеләчәк.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков