Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
22 Января 2021, 06:28

Районда вакцинация башланды

Чишмә районында сишәмбедән халыкны коронавирустан вакцинацияләү башланды.18 гыйнварда үзәк район дәваханәсенә 50 микъдар күләмдә «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасының беренче партиясе кайтарылды. Поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова хәбәр итүенчә, Шөнгәккүл авылындагы «Иминлек» геронтология үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр арасыннан 27 кеше һәм Чишмә поселогындагы «Гаилә» үзәгенең һәм социаль приютның 23 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан.«Гаилә» үзәге җитәкчесе Эльвира Яковлева сүзләренә караганда, аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән, вакцинаны ирекле рәвештә ясатканнар.– Әлегә кадәр бу чир белән очраштык – танышларыбыз коронавирус белән авырды, – диде Эльвира Роберт кызы. – Кайберәүләрдә ул авыр формада үтте. Балалар һәм гаиләләр белән эшләү сәбәпле, аларны куркыныч астына куярга хакыбыз юк, һәм, коллективта эшләүчеләр белән киңәшләшкәч, прививка ясатырга булдык. Төрле имеш-мимешләргә колак салмадык, үзебезнең медицинага ышанабыз. Вакцинациягә кадәр безне табиб-терапевтлар карады, ике кешегә әлегә ясатмаска киңәш иттеләр, бер хезмәткәрдә ОРВИ билгеләре булу, икенчесе авыру сәбәпле эшләтмәде.Прививкадан соң икенче көнне «Гаилә» үзәге коллективы үзен яхшы хис иткән, барысы да эшкә килгән.– Әлбәттә, һәр прививкадан соң бераз авырып торасың, әмма бу нормаль күренеш, – диделәр алар.Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кешелек дөньясы бик күп тапкыр төрле вируслар һәм бактерияләр белән сыналган һәм аларны вакцинация ярдәмендә уңышлы җиңеп чыккан. Безнең белешмә17 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада беренче компонент белән 7,5 мең, ике компонент белән 3 меңнән артык кеше вакциналанган.Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Дәүләт хезмәтләре порталы яки «К врачу» кушымтасы аша вакцинациягә язылу өчен электрон сервис булдырылды. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Чишмә районында сишәмбедән халыкны коронавирустан вакцинацияләү башланды.
18 гыйнварда үзәк район дәваханәсенә 50 микъдар күләмдә «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасының беренче партиясе кайтарылды. Поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова хәбәр итүенчә, Шөнгәккүл авылындагы «Иминлек» геронтология үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр арасыннан 27 кеше һәм Чишмә поселогындагы «Гаилә» үзәгенең һәм социаль приютның 23 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан.
«Гаилә» үзәге җитәкчесе Эльвира Яковлева сүзләренә караганда, аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән, вакцинаны ирекле рәвештә ясатканнар.
– Әлегә кадәр бу чир белән очраштык – танышларыбыз коронавирус белән авырды, – диде Эльвира Роберт кызы. – Кайберәүләрдә ул авыр формада үтте. Балалар һәм гаиләләр белән эшләү сәбәпле, аларны куркыныч астына куярга хакыбыз юк, һәм, коллективта эшләүчеләр белән киңәшләшкәч, прививка ясатырга булдык. Төрле имеш-мимешләргә колак салмадык, үзебезнең медицинага ышанабыз. Вакцинациягә кадәр безне табиб-терапевтлар карады, ике кешегә әлегә ясатмаска киңәш иттеләр, бер хезмәткәрдә ОРВИ билгеләре булу, икенчесе авыру сәбәпле эшләтмәде.
Прививкадан соң икенче көнне «Гаилә» үзәге коллективы үзен яхшы хис иткән, барысы да эшкә килгән.
– Әлбәттә, һәр прививкадан соң бераз авырып торасың, әмма бу нормаль күренеш, – диделәр алар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кешелек дөньясы бик күп тапкыр төрле вируслар һәм бактерияләр белән сыналган һәм аларны вакцинация ярдәмендә уңышлы җиңеп чыккан.
Безнең белешмә
17 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада беренче компонент белән 7,5 мең, ике компонент белән 3 меңнән артык кеше вакциналанган.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Дәүләт хезмәтләре порталы яки «К врачу» кушымтасы аша вакцинациягә язылу өчен электрон сервис булдырылды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас