Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
15 Января 2021, 06:43

Депутатлар вакцина кадата

БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары вакцина ясата башлады.

БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары вакцина эшләтә башладылар.
Раил Әсәдуллин, Владимир Нагорный, Яков Кугубаев, Илһам Галин беренчеләрдән булып язылган да инде.
Алар прививка эшләтергә карар кылулары турында комментарий да биргән.

Раил Әсәдуллин (Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет рәисе):
– Минем яшем 65+ категориясенә керә һәм барысы да бу яшьтә прививка ясатырга кирәк дип санамый. Ләкин минем хезмәтем – парламент эшчәнлеге, ул тормышчан проблемаларны аңлау белән бәйле. Депутат эше һәрвакыт кешеләр белән очрашулардан тора. Шуңа даими үзизоляциядә булу дөрес түгел. Ләкин авыру чыганагы булу яки авыру бер дә кирәк түгел. Үземнең генә түгел, башкаларның да хәвефсезлеге өчен мин вакциналанырга карар кылдым, – Раил Мирвай улы.
Владимир Нагорный (Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе):
– Коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик хәл гражданнар сәламәтлегенә зур зыян салу сәбәпле прививка ясатуны мин гражданинның хокукы дип түгел, бурычы дип атар идем.Чөнки сүз шәхси сәламәтлек турында гына бармый, ә вирус йөртүче булмаска кирәклеге турында да бара. Статистика буенча, күпләр, аеруча өлкәннәр бу мәкерле авыруны авыр кичерә. Мин гомерем буе кирәкле прививкаларны ясатып килдем Шуңа минем өчен ясатыргамы, юкмы дигән сорау тумады. Аны ясату мөмкинлеген генә көттем. Беренчеләрдән булып язылдым. Табиб дусларым барлык рекомендацияләрне үтәгән очракта вакцинаның хәвефсез булуына ышандырды.
БР Дәүләт Җыелышы–Корылтайның матбугат сәркәтибе Илгиз Абдуллин Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачевның да гомум чират буенча вакциналанырга теләвен хәбәр итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистларга «Спутник V» ике компонентын да ясатуы һәм коронавируска каршы ныклы иммунитетка ия булуы турында белдерде.
Шушы көннәрдә прививканы БРның мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм санлы үсеш һәм дәүләт идарәлеге министры Геннадий Разумикин да ясаткан.
Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә гомум вакциналау ил президенты В.Путинның күрсәтмәсе буенча 18 гыйнвардан башлана.
Республикада 39 вакциналау пункты оештырылган. Вакциналануга “К врачу” кушымтасы һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып була. Республикага вакциналар күбрәк кайту белән барлык теләүчеләр өчен язылу хезмәте ачылачак. Әле иммунлаштыру хәвеф төркемендәге кешеләр өчен үткәрелә.
Чыганак: "Башинформ"
Читайте нас