Чишмэ
+16 °С
Дождь
Новости
12 Января 2021, 06:57

Филүзә Вәлиева: ФАПта бөтен шартлар бар

2020 елны тиргәсәк тә, ул район торак пунктларында җиде фельдшер-акушерлык пункты ачылган ел буларак хәтердә калачак, ә бу, һичшиксез, шатлыклы вакыйга.Дмитриевка авылында да «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде. Биредә эшләүче фельдшер Филүзә Вәлиева сүзләренә караганда, фельдшер-акушерлык пунктында Кахновка, Кызыл Октябрь һәм Дмитриевка авылларында яшәүче халыкка башлангыч медицина ярдәме күрсәтелә. Бинада процедура, прививка ясау, кабул ит бүлмәләре һәм санузел бар.Дмитриевка авылында яшәүче Марина Елизарьева бирегә төшке ашка тукталганда кергән, Фаил һәм Рәмилә Котлымәтовлар да күренергә килгәннәр иде.– Бик уңайлы фельдшер-акушерлык пункты. Якты, җылы, матур, ялт итеп тора. Безгә, авыл халкына, бик ошый, – диделәр алар. – Атнага бер тапкыр фельдшерга күренергә киләбез – яшь түгелбез бит инде, әле арка, әле буыннар авырта. Ә Филүзә Хаҗиәхмәт кызы тәҗрибәле белгеч һәм бик ярдәмчел кеше, пунктка үзебез килә алмаганда өйгә чакырсак та озак көттерми. Уколлар да ясый, ЭКГ да төшерә. Хәтта диспансерлаштыруны да биредә үтәбез.– Медицина өлкәсендә 40 елдан артык эшлим. Новотроицкий мәктәбен һәм медицина училищесын тәмамлаганнан соң шәһәрдә балалар поликлиникасында хезмәт юлымны башладым. Ә 1994 елда Дмитриевка авылына күченеп килгәч курслар тәмамладым, шуннан бирле фельдшер булып эшлим. Иске пунктта кыш көннәрендә салкын иде, ә биредә җылы, пациентларны кабул итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. 364 кешегә хезмәт күрсәтәм, шуларның 80е – балалар. Бер яшькә кадәрге өч бала, йөкле өч хатын-кыз бар, – диде Филүзә Хаҗиәхмәт кызы.Фельдшер-акушерлык пунктында медицина тикшерүе үтү өчен барлык кирәк-яраклар: портатив электрокардиограф, тонометр, шулай ук даруларны саклау өчен суыткыч, электр стерильләштерү аппараты һәм медицина җиһазлары бар.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

2020 елны тиргәсәк тә, ул район торак пунктларында җиде фельдшер-акушерлык пункты ачылган ел буларак хәтердә калачак, ә бу, һичшиксез, шатлыклы вакыйга.
Дмитриевка авылында да «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде. Биредә эшләүче фельдшер Филүзә Вәлиева сүзләренә караганда, фельдшер-акушерлык пунктында Кахновка, Кызыл Октябрь һәм Дмитриевка авылларында яшәүче халыкка башлангыч медицина ярдәме күрсәтелә. Бинада процедура, прививка ясау, кабул ит бүлмәләре һәм санузел бар.
Дмитриевка авылында яшәүче Марина Елизарьева бирегә төшке ашка тукталганда кергән, Фаил һәм Рәмилә Котлымәтовлар да күренергә килгәннәр иде.
– Бик уңайлы фельдшер-акушерлык пункты. Якты, җылы, матур, ялт итеп тора. Безгә, авыл халкына, бик ошый, – диделәр алар. – Атнага бер тапкыр фельдшерга күренергә киләбез – яшь түгелбез бит инде, әле арка, әле буыннар авырта. Ә Филүзә Хаҗиәхмәт кызы тәҗрибәле белгеч һәм бик ярдәмчел кеше, пунктка үзебез килә алмаганда өйгә чакырсак та озак көттерми. Уколлар да ясый, ЭКГ да төшерә. Хәтта диспансерлаштыруны да биредә үтәбез.
– Медицина өлкәсендә 40 елдан артык эшлим. Новотроицкий мәктәбен һәм медицина училищесын тәмамлаганнан соң шәһәрдә балалар поликлиникасында хезмәт юлымны башладым. Ә 1994 елда Дмитриевка авылына күченеп килгәч курслар тәмамладым, шуннан бирле фельдшер булып эшлим. Иске пунктта кыш көннәрендә салкын иде, ә биредә җылы, пациентларны кабул итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. 364 кешегә хезмәт күрсәтәм, шуларның 80е – балалар. Бер яшькә кадәрге өч бала, йөкле өч хатын-кыз бар, – диде Филүзә Хаҗиәхмәт кызы.
Фельдшер-акушерлык пунктында медицина тикшерүе үтү өчен барлык кирәк-яраклар: портатив электрокардиограф, тонометр, шулай ук даруларны саклау өчен суыткыч, электр стерильләштерү аппараты һәм медицина җиһазлары бар.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас