Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
29 Декабря 2020, 13:57

31 декабрьдә «Карусель» телеканалында Яңа ел спектаклен күрсәтәчәкләр

Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак

Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак

Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак. «Бишенче ел фасылы яки Яңа елны кем уйлап чыгарган?» Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Карусель» телеканалында күрсәтәчәкләр. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мюзикл Кремль Дәүләт сәхнәсендә узачак. «Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет — Яңа ел серләрен ачачак, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән таныштырачак һәм бишенче ел фасылы турында барысын да беләчәк. Спектакль персонажлары „Времялет“ ярдәмендә Политехника музеена, Борынгы Римга, Италиягә, Яңарыш чорына һәм Петр заманындагы Рәсәйгә мавыктыргыч сәяхәт оештырачак», — диелә хәбәрдә.
Спектакльдә Мәскәү театры һәм кино артистлары, акробатика буенча Рәсәй җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнашачак.
Кремль чыршысы — 1963 елдан бирле Кремль Дәүләт сараенда уздырыла торган илнең төп Яңа ел спектакле. Тамашага Рәсәйдә һәм БДБ илләрендә яшәүчеләр килә.
Кремль чыршысы трансляциясен 7 гыйнварда 19.30 да (Мәскәү) һәм 13 гыйнварда 17 сәгатьтә (Мәскәү) күрергә мөмкин булачак.
Чыганак: "Башинфрм"
Читайте нас