Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
24 Декабря 2020, 12:19

Һава торышы ничек булыр?

"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән кар явачак.

"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән кар явачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә. Һава температурасы көндез 7-12 градус салкын.

Җомга көнне урыны белән бераз кар көтелә. Җил үзгәрүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -15-20 градус, урыны белән-10 градуска кадәр. Көндез минус 7-12 градус булачак.

Шимбә көнне республикада явым-төшемсез. Җил көньяктан, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә - 16-21 градуска кадәр салкын, урыны белән -11, көндез — минус 6-11 градус.
Чыганак: Кызыл таң
Фото: akspic.ru
Читайте нас