Пәнҗешәмбе, 17 декабрьдә, ил Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе булды.
Дөрес, ул гадәти форматта узмады: аны башка мөһим чара – «Президент белән туры линия» белән берләштерделәр. Матбугат конференциясенә 800гә якын журналист аккредитация үтте.
Чит ил һәм Рәсәйнең федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә, ә төбәк хәбәрчеләре федераль округлардагы мәйданчыкларда эшләделәр. Владимир Путин үзе Мәскәү өлкәсенең Ново-Огарево резиденциясендә булды, анда махсус студия эшләде.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 2020 елның уңай һәм тискәре яклары булды. Пандемия шартларында илдә җитештерү күләме 3,6%ка кимеде, әмма бу «Европа берлегенең барлык алдынгы илләреннән, АКШтан кимрәк». Ноябрь аена сәнәгать үсеше күзәтелде, ул дәвам итәр дип өметләнергә нигез бар», диде ул.
– Тагын бер мөһим уңай күрсәткеч – Рәсәй бюджетының 70 проценты хәзер нефть-газ керемнәре хисабына формалашмый. Ягъни без әле тулысынча булмаса да, акрынлап «нефть энәсеннән төшәбез», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Эшсезлеккә килгәндә, ел башында аның дәрәҗәсе 4,7 процент тәшкил иткән, хәзер ул
6,3%ка кадәр арткан. Владимир Путин «киләсе ел дәвамында элекке күрсәткечләргә ирешеп булыр», дигән ышаныч белдерде.
Ул шулай ук 2030 елга ярлылык чигендә яшәүче кешеләр проценты бүгенге кебек 13,5 процент түгел, ә 6,5 процент тәшкил итәргә тиеш, дип хәбәр итте.
– Әлбәттә, 6,5% калу яхшы түгел, әмма без чынбарлыкны карап күзаллыйбыз. Минем фикеремчә, чыннан да, бу бик югары, әмма тормышка ашырырлык максат, – дип ассызыклады Президент.
Ил лидеры билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау һәм дәүләт идарәсе системасы ресурсларны тиз арада мобилизацияләүгә әзер булуын күрсәтте, ә Рәсәй вирустан саклаучы һәм сәламәтлеккә җитди зыян китерми торган вакцина уйлап тапкан һәм җитештерә башлаган беренче ил.
Владимир Путин сүзләренчә, чит ил коллегалары «безгә йөз белән борылган һәм хезмәттәшлек итәргә әзер». Аерым алганда, сүз «AstraZeneca» компаниясе турында бара, аның белән тиешле килешүгә кул куела.
Дәүләт җитәкчесе әлегә коронавирустан прививка ясатмавы турында билгеләп үтте.
– Мин законнарны үтәүче кеше, белгечләребезнең киңәшләренә колак салам, әлегә вакцина ясатмадым, тик һичшиксез, ясатачакмын, – дип ышандырды ул.
Пандемия сәбәпле сәламәтлек сагының башлангыч звеносын үстерү буенча эш башлау вакытын күчерергә туры килде, хәзер ул 2021 елның 1 гыйнварыннан башлана.
Бәяләр белән нәрсә булды?
Владимир Путин кайбер тармакларда бәяләр артуның комплектлау әйберләренең бәясе артуга бәйле булуы турында сөйләде. Шул ук вакытта, кайбер тармак-ларда бу җитди сораулар тудыра.
Әйтик, соңгы алты ел эчендә илдә рекордлы уңыш булды, әмма икмәк һәм макарон бәясе үсә. Көнбагыш маена, шикәргә дә бәяләр артты.
– Җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасында килешүгә кул куелды: җитештерүчеләр дә билгеле бер күләмгә кадәр бәяне киметә, һәм сәүдә челтәрләре дә көндәлек ихтыяҗдагы азык-төлек хакларын киметергә тиеш, – диде Владимир Путин.
Президент ассызыклаганча, онлайн-белем беркайчан да укытучы белән турыдан-туры аралашуны алыштыра алмый.
Дистанцион уку кайбер проблемаларны ачыклады, шуларның берсе – интернетка тоташуда кыенлыклар.
– 2021 елда Рәсәйдәге барлык мәктәпләр дә тиз йөрешле интернетка тоташырга тиеш. Бу беренчедән. Югары мәктәп буенча. Ике тапкыр югары уку йортларына ярдәм иттек, онлайн эшләү өчен финанс ресурслар бирдек. Алар, хуҗалык итүче субъектлар буларак, үз мөмкинлекләрен үзләре арттырырга тиеш, – диде Владимир Путин.
Онлайн-лекцияләр үтү сәбәпле, уку өчен акча түләүнең кимүе турында сөйләгәндә, дәүләт башлыгы мондый вариант булу ихтималлыгын әйтте. Әмма «уку йортлары чыгымнары структурасында 70 процентка кадәре – хезмәт хакына чыгымнар», дип кисәтте. Әгәр уку йортының «финанслар белән уйнау» мөмкинлеге бар икән, студентларга ярдәм итәргә була.
Владимир Путин чүп реформасы «хәрәкәт итә» дип белдерде, әмма җитештерүне оештыруга бәйле мәсьәләләр күп. Хәзер алда берничә бурыч тора: калдыкларны полигоннарга озатмыйча җитештерүнең башка төрләрендә куллану; 2030 елга кадәр чүп-чарны сортларга аеруга ирешү.
– Бүгенге көндә бу эшне оештыручылар алдында торган бурычларның берсе – продукт җитештерүчеләр һәм аны төргәккә салучылар арасында җаваплылыкка ирешү, аны утильләштерү йөкләнеше гражданнарга түгел, ә бу тартмаларны җитештерүчеләргә төшәргә тиеш, һәм әлеге тәҗрибә бөтен илләрдә дә бар, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Матбугат конференциясе вакытында колл-үзәккә Күмертауда яшәүче Әлгизә Туктаровадан шикаять килде. Ул операторга ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча алмавы, ә бу акчаның пандемия шартларында бердәнбер ярдәм булуы турында сөйләде. Владимир Путин әлеге проблеманы хәл итәргә вәгъдә итте.
– Без илдә булган хәлләрне даими тикшерәбез. Балалы хатын ноябрь-декабрьдә акча алмаган икән, бу без гражданнарга ярдәм итү өчен оештырган система җитешсезлек белән эшли дигән сүз. Бу эшне тәртипкә салырга кирәк, – диде Владимир Путин.
Ул мөрәҗәгать итүче турында тулы мәгълүмат бирергә кушты һәм әлеге мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте.
– Башкортстанда актив һәм нәтиҗәле эш алып баручы җитәкче эшли. Әмма җитешсезлекләр булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте В. Путин.
Дәүләт башлыгы 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче барлык гаиләләргә яңа ел бүләге турында да сөйләде. Сүз һәр балага 5 мең сум бирү турында бара. Ачыклануынча, акча яңа елга кадәр, «16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум түләгәндәге кебек» гадәти тәртиптә биреләчәк.