«Аек авыл» республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр билгеләнде.
Безнең районнан бәйгедә Караякуп авылы катнаша.
Ул Дим буенда урнашкан авыл. Халкы элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан, атлар асраган, кымыз ясаган. Бирегә кымыз эчеп сәламәтлекләрен ныгыту өчен илебезнең барлык төбәкләреннән килгәннәр. 1910 елда Караякуп авылында 350 кешенең ял итүе турындагы язмалар сакланган. Ә 30нчы елларда биредә хәтта язучыларның һәм артистларның ял йорты булган. Билгеле язучылар һәм композиторлар, шагыйрьләр Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Муса Җәлил, язучы Баязит Бикбай, җырчы Зәйтүнә Илбаева һәм башкалар ял иткән.
Авылда яшәүче Хәдичә Таһирова еракта калган шул еллар, ял итүчеләрнең кич белән урамга чыгып концертлар куеп, уеннар белән күңел ачу чаралары оештыруы турында сөйләде. Авыл халкы бу гореф-гадәтне саклап калган, туйларны да исерткеч эчемлекләрдән башка, кымыз белән генә үткәргән.
Караякуп авылы халкы бүген дә эшли дә, ял да итә белә, сәламәт тормыш рәвеше алып бара, милли бәйрәмнәр үткәрә. Әлеге вакытта авылда 500дән артык кеше яши.
Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагулов сүзләренә караганда, авылда депутатлар корпусы (әйткәндәй, анда күбесенчә яшьләр) һәм аксакаллар советы эшли.
– Алар бик актив эшчәнлек алып бара. Караякуп авылы Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы башланганнан бирле, ун ел эчендә, ике тапкыр анда катнашты.
2020 елда бик зур эш башкардык – Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп мемориал куйдык. Ил Яхин, Фәнирә Карагулова, Нурулла Рәхмәтуллин мәгълүмати материаллар җыюда актив катнаштылар, – диде ул.
Авыл клубында «Гөлнәзирә» башкорт халык фольклор коллективы оештырылган, ул районда үткән барлык чараларда катнаша. Күптән түгел үзешчән сәнгатьтә катнашучылар «Бишек җыры» дип аталган республика бәйгесендә дә чыгыш ясаганнар. Тарих укытучысы Наилә Мусина мәктәптә башкорт телендә театр түгәрәге алып бара, балалар район һәм республика дәрәҗәсендә үткән иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, бу исә телне һәм мәдәниятне саклап калырга ярдәм итә.
Республикада «Аек авыл» бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. Быел анда бик күп авыллар – һәр районда торак пунктларның кимендә 50 проценты катнаша. Халык саны төрлечә булган торак пунктларга гадел бәя бирү максатында, халкы өч меңнән артык булган, бер меңнән өч меңгә кадәр, 200дән алып меңгә кадәр һәм 200дән азрак кеше яшәгән торак пунктлар категорияләренә бүленүен исәпкә алып, бәйгегә нәтиҗә ясалачак.