Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
16 Декабря 2020, 06:24
Аракы сату чикләнә
Башкортстанда яңа ел каникулларында алкогольле эчемлекләр сату чикләнә.
Башкортстанда яңа ел каникулларында алкогольле эчемлекләр сату чикләнә.
Хәтерегезгә төшерәбез, республикада гамәлдә булган законга ярашлы, Башкортстанда 3 гыйнварда алкоголь сату тыелган, 4, 5 һәм 6 гыйнварда аны сату вакыты көндезге сәгать 2дән иртәнге 10га кадәр чикләнгән.
Ягъни шушы өч көндә республика биләмәсендә исерткеч эчемлекләр белән тәүлегенә дүрт сәгать – иртәнге 10нан көндезге 2гә кадәр генә сәүдә итәргә мөмкин.
Законда каралган чикләүләр җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь сатуга кагылмый – бу көннәрдә кафе-рестораннарда аны сатырга мөмкин.
Яңа ел каникулларында алкоголь белән сәүдә итүне чикләүдән тыш, Башкортстанда Яшьләр көнендә, Белем көнендә һәм сабантуйлар оештырылган көннәрдә «коры закон» гамәлдә.
Фото: Валерий Шахов
Чыганак: Башинформ МА
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим