Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
15 Декабря 2020, 06:34

Медицина хезмәте күрсәтүгә – беренче чираттагы игътибар

Районда 42 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) һәм дүрт табиблык амбулаториясе эшли. Соңгы елларда гына да ун, шул исәптән җиде модульле ФАП төзелде.

Аларның барсында да кирәкле медицина җиһазлары бар. 11 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт үткәрелде. Зур күләмдә эш башкарылды. Боларның барысы да Башкортстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә эшләнде.
БР Хөкүмәте дәрәҗәсендә Сәламәтлек сагын үстерү буенча программа кабул ителде, финанслау башлангыч медицина һәм санитар ярдәмне үстерүгә юнәлтелде.
– Гомумдәүләт проектының бурычы сәламәтлек саклауның, атап әйткәндә, фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиблык амбулаторияләренең матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча федераль һәм төбәк бюджетларыннан, шулай ук район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Бу аз түгел. Һәр модульле ФАПны төзү һәм җиһазлау өчен 3 миллион 700 мең сумга, табиблык амбулаториясен төзү 10 миллион сумга төште, – диде үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
Моннан тыш, җитәкче сүзләренә караганда, республика бюджетыннан үзәк район дәваханәсе биналарын һәм табиблык амбулаторияләрен капиталь ремонтлауга акча бирелгән. Аның ярдәмендә үзәк район дәваханәсенең ике катлы бинасы, Алкин һәм Шөнгәккүл табиблык амбулаторияләре капиталь ремонтланган. Революция урамындагы бинага (элеккеге ортопедия бинасына) күчерелгән ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә ремонт эшләре башкарылган. Төп корпусның дүрт катлы бинасында йогышлы авырулар госпитале ачылган. Әмма бу елның көзендә, соматик (гомуми эчке) авыруларны урнаштырырга урын кирәк булгач, ул яңартылган ике катлы корпуска күчерелгән.
Муниципалитет тарафыннан бирелгән акчаның ничек файдаланылуы турындагы сорауга Камил Самат улы, ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиблык амбулаторияләре территорияләрен төзекләндерүгә һәм аларга инженерлык челтәрләре үткәрүгә тотылды, дип җавап бирде.
Район җитәкчеләре халык белән иркенләп аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр, аларның проблемалары турында сораштылар.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас