Чишмэ
+19 °С
Облачно
Новости
14 Декабря 2020, 06:18

Коймага эленеп калган

Чишмә районының Дим авылында коточкыч хәл булган.

Чишмә районының Дим авылында коточкыч хәл булган.

Хәбәр ителүенчә, бер хатын койма аша чыгарга уйлый, ләкин башы белән аска әйләнеп эленеп кала. Бу хәлдә аны иртән очраклы узып баручылар тапкан һәм хокук сакчыларын чакырткан.

«Караңгы иде, урамнар яктыртылмый һәм беркем дә коймага эленеп калган кешене күрмәгән. Туңган. Һәлак булган.
Вакыйга төнлә булу аркасында аңа беркем дә булыша алмаган", — дип язганнар.

Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хатын-кызның үлү фактын раслаганнар.

«Чишмә районы Дим авылында хатынның мәетен табу факты буенча Русия Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелә. Вакыйга урынына тикшерү уздырылды, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорашалар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, криминаль билгеләр ачыкланмаган», — диләр анда.
Чыганак: Башинформ
Читайте нас