Чишмэ
+22 °С
Ясно
Новости
8 Декабря 2020, 07:17

Уфада – дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзеләчәк. Аның проекты хөкүмәт бәйгесендә җиңде, шул сәбәпле федераль статус һәм финанслау алачак. Үзәк Башкортстанның алты университетын, өч фәнни учреждениене һәм икътисад тармагындагы егерме оешманы берләштерәчәк.– Бик җитди көндәшлек булды. Җиңеп чыга алуыбыз фән һәм мәгарифнең дәрәҗәсе турында да, идарәлек командасының бу катлаулы проект буенча үрнәкле эш алып баруы турында да сөйли, – дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.Аның сүзләренә караганда, Фәнни-мәгариф үзәктә фәнни ачышлар ясалачак, республикага бөтен дөньядан галимнәр тартылачак.– Фәнни-мәгариф үзәк – ул заманча студентлар шәһәрчеге генә түгел, шулай ук иҗатка һәм креативка этәрүче фәлсәфә һәм фәнни шәһәрчек мохите дә. Бу гамәли эшләнмәләр белән кызыксынучы инновацион бизнесны җәлеп итү үзәге дә, стартаплар фабрикасы да, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.Проектның юл картасы 95 алдынгы һәм технологик яктан нәтиҗәле карарлар булдыруны, төбәктә 70 төрле производство ачуны, ике яңа компетенцияләр үзәген һәм тагын бер Махсус икътисади зона булдыруны күздә тота.Фәнни эшләнмәләрне тормышка ашыру өчен ике индустриаль парк төзеләчәк, бу 20 яңа предприятие үсешенә ярдәм итәчәк. Югары уку йортларын куәтле фәнни үзәккә берләштерү 4 меңнән артык белгечнең тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырырга, дөнья дәрәҗәсендәге өч лабораторияне җиһазларга мөмкинлек бирәчәк.Киләчәктә чит ил студентлары санының 10 меңгә һәм туристлар агымының 750 мең кешегә артуы көтелә.Фәнни-тикшеренү үзәге эшчәнлеге программасына ярашлы, «Яңа тормыш мохите», «Цифрлы һәм «яшел» химия, энергетика», «Биомедицина һәм генетика», «Инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре» юнәлешләре буенча 10 технологик проект билгеләнгән.Бәйгедә сайлап алу нәтиҗәләре буенча биш фәнни-белем бирү үзәге: «Киләчәк инженериясе» фәнни-белем бирү үзәге (Самара, Пенза, Ульяновск, Тамбов өлкәләре, Мордовия Республикасы); «Алдынгы җитештерү технологияләре һәм материаллар» фәнни-җитештерү үзәге (Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре); «Рәсәй Арктикасы: яңа материаллар, технологияләр һәм тикшеренү ысуллары» фәнни-белем бирү үзәге (Архангельск, Мурманск өлкәләре, Ненец автоном округы); Евразия фәнни-мәгариф үзәге (Башкортстан Республикасы); «Тула ТЕХ» (Тула өлкәсе) 2021 елда дәүләттән грант алачак.Фото: facebook.com#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзеләчәк. Аның проекты хөкүмәт бәйгесендә җиңде, шул сәбәпле федераль статус һәм финанслау алачак. Үзәк Башкортстанның алты университетын, өч фәнни учреждениене һәм икътисад тармагындагы егерме оешманы берләштерәчәк.
– Бик җитди көндәшлек булды. Җиңеп чыга алуыбыз фән һәм мәгарифнең дәрәҗәсе турында да, идарәлек командасының бу катлаулы проект буенча үрнәкле эш алып баруы турында да сөйли, – дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, Фәнни-мәгариф үзәктә фәнни ачышлар ясалачак, республикага бөтен дөньядан галимнәр тартылачак.
– Фәнни-мәгариф үзәк – ул заманча студентлар шәһәрчеге генә түгел, шулай ук иҗатка һәм креативка этәрүче фәлсәфә һәм фәнни шәһәрчек мохите дә. Бу гамәли эшләнмәләр белән кызыксынучы инновацион бизнесны җәлеп итү үзәге дә, стартаплар фабрикасы да, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Проектның юл картасы 95 алдынгы һәм технологик яктан нәтиҗәле карарлар булдыруны, төбәктә 70 төрле производство ачуны, ике яңа компетенцияләр үзәген һәм тагын бер Махсус икътисади зона булдыруны күздә тота.
Фәнни эшләнмәләрне тормышка ашыру өчен ике индустриаль парк төзеләчәк, бу 20 яңа предприятие үсешенә ярдәм итәчәк. Югары уку йортларын куәтле фәнни үзәккә берләштерү 4 меңнән артык белгечнең тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырырга, дөнья дәрәҗәсендәге өч лабораторияне җиһазларга мөмкинлек бирәчәк.
Киләчәктә чит ил студентлары санының 10 меңгә һәм туристлар агымының 750 мең кешегә артуы көтелә.
Фәнни-тикшеренү үзәге эшчәнлеге программасына ярашлы, «Яңа тормыш мохите», «Цифрлы һәм «яшел» химия, энергетика», «Биомедицина һәм генетика», «Инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре» юнәлешләре буенча 10 технологик проект билгеләнгән.
Бәйгедә сайлап алу нәтиҗәләре буенча биш фәнни-белем бирү үзәге: «Киләчәк инженериясе» фәнни-белем бирү үзәге (Самара, Пенза, Ульяновск, Тамбов өлкәләре, Мордовия Республикасы); «Алдынгы җитештерү технологияләре һәм материаллар» фәнни-җитештерү үзәге (Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре); «Рәсәй Арктикасы: яңа материаллар, технологияләр һәм тикшеренү ысуллары» фәнни-белем бирү үзәге (Архангельск, Мурманск өлкәләре, Ненец автоном округы); Евразия фәнни-мәгариф үзәге (Башкортстан Республикасы); «Тула ТЕХ» (Тула өлкәсе) 2021 елда дәүләттән грант алачак.
Фото: facebook.com
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас