Чишмэ
+11 °С
Облачно
Новости
7 Декабря 2020, 14:28

31 декабрьдә ял итәчәкбезме?

Дүшәмбе көнне Кострома, Волгоград һәм Томск өлкәләре, шулай ук чуашлар 31 декабрьне ял көне дип игълан иттеләр.

Төбәк башлыклары үзләренең карарларын “сораштыру нәтиҗәләренә таянып чыгардык” дип аңлаткан.
«Мин социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрдем. Тәүлек эчендә генә дә 40 меңнән артык кеше җавап бирде. Һәм сораштыручыларның 90% тан артыгы 31 декабрь ял көне булсын дип тавыш бирде", - дип язган Instagramда Чувашстан губернаторы Олег Николаев.
Кострома хакимияте эш көнен 26 декабрьгә күчерәчәкләрен билгеләп үтте.
Томск өлкәсе губернаторы хатын-кызлар соравы буенча, 31 декабрьдәге эш көнен 28 декабрьгә күчергән. Моның сәбәбе - Яңа елга әзерлек тулысынча гүзәл затлар иңнәренә төшүдә.
"31 декабрь безнең бюджет хезмәткәрләре өчен - янә ял көне, бу традициягә бер-ике ел гына түгел инде. Ел саен без эш көнен 31 декабрьдән башка көнгә күчерәбез, чөнки өлкәдә яшәүчеләрнең елның иң төп бәйрәмнәренең берсенә әзерләнергә мөмкинлеге булырга тиеш», - диде губернатор Сергей Жвачкин.
Быел 31 декабрьне ял көне дип шулай ук Белгород, Курск, Владимир һәм Мурманск өлкәләре, шулай ук Кырым, Ставрополь крае һәм Татарстан игълан итте.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: golossovesty.ru
Читайте нас