Чишмэ
+20 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
4 Декабря 2020, 09:48
Яңа елда ничек ял итәчәкбез?
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме.
Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайты хәбәр итүенчә, Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 112че маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме булып исәпләнә.
2021 елда 2, 3 гыйнвардагы бәйрәм көннәре шимбәгә һәм якшәмбегә туры килә. Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карарына ярашлы, 2 гыйнвардагы ял көне 5 ноябрьгә, 3 гыйнвар 31 декабрьгә күчерелә. 2020 елның 31 декабрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары уңаеннан 2021 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 , 8 һәм 9, 10 гыйнвары бәйрәм һәм ял көннәре булып исәпләнә.
Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 120че маддәсе нигезендә еллык төп яки өстәмә түләүле ял бирелгәндә бәйрәм көннәре – 1 , 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"