Чишмэ
+13 °С
Ясно
Новости
2 Декабря 2020, 06:54

Юл һәлакәте булды

Кышның беренче көнендә Чишмә районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Кышның беренче көнендә Чишмә районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Юлда «ВАЗ-2107» һәм «Рено Дастер» машиналары бәрелешкән.Республика буенча ЮХИДИнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "ВАЗ-2107" машинасы руле артында Бәкәй авылыннан 82 яшьлек пенсионер булган. Ә иномарка белән Чишмәдә яшәүче 30 яшьлек ир идарә иткән.
Машиналар көчле бәрелешү аркасында, авариядә өлкән яшьтәге ир һәлак булган.
Коткаручыларга аның машина салонына кысылып калган гәүдәсен махсус техника ярдәмендә алырга туры килгән. Бәрелешүнең сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Фото: bash.news
Читайте нас