Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
2 Декабря 2020, 07:10

Яшәү минимумы күләме киметелде

Республикада 2020 елның икенче кварталына яшәү минимумы билгеләнде.

Аны куллану кәрзинен һәм продукциягә агымдагы бәяләрне исәпләү тәртибеннән чыгып билгеләделәр.

Яшәү минимумы агымдагы елның өченче кварталы йомгаклары буенча расланды, Хөкүмәтнең шул турыдагы карары 1 декабрьдә хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Документтан күренгәнчә, үткән кварталдагы белән чагыштырганда, күрсәткечләр якынча 100 сумга, ә балалар өчен бер ярым тапкырга кимегән.

Әйтик, җан башына уртача яшәү минимумы 9 908 сум (10 015 сум иде), эшкә яраклы халык өчен – 10 544 сум (10 641 сум иде), пенсионерлар өчен – 8 059 сум (8 155 сум иде), балалар өчен 9 925 сум (10 077 сум иде) тәшкил итте.

Яшәү минимумы күләме куллану кәрзинен һәм продукциягә агымдагы бәяләрне исәпләү тәртибеннән чыгып билгеләнә.
Читайте нас