Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
1 Декабря 2020, 08:16

Тәүдә табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә...

Бу атнада республикага коронавирус инфекциясеннән 1000 микъдар күләмендә беренче вакциналар партиясе кайтарылырга тиеш.Аны башта табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә ясау планлаштырыла. Республика Башлыгы Радий Хәбиров полиция хезмәткәрләренә дә прививка ясатырга тәкъдим итте.– Үзизоляция, битлек режимы үтәлүен тикшерүдә катнашкан һәм чирле кешеләр белән очрашулары ихтимал булган полиция хезмәткәрләрен дә вакциналаштыру планына кертегез. Киләчәктә укытучылар һәм югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр өчен резерв әзерләгез. Үзизоляция һәм битлек режимы буенча күрелгән барлык чаралар уңай нәтиҗә бирә: бездә COVID-19 белән зарарлану темпы кими, – диде төбәк җитәкчесе.Исегезгә төшерәбез, илдә ирекле вакцинация 2021 елдан башланачак. Гамалея үзәгендә 117 мең микъдардан артык «Спутник V» вакцинасы җитештерелгән, ә 1 гыйнварга хөкүмәт аны 2 миллионнан арттырырга планлаштыра.– «Спутник V» вакцинасын куллануның нәтиҗәлелеге, беренче иммунизациядән соң 28 көнгә икенче арадаш анализ нигезендә 91,4 процент тәшкил итте. Беренче инъекциядән соң 42нче көнгә (икенче инъекциядән соң 21 көнгә туры килә) алынган мәгълүматлар вакцина куллану нәтиҗәлелегенең 95 проценттан артып китүен күрсәтә, – дип хәбәр ителә «Спутник V» Twitter-аккаунтында.Экспертлар коронавирус мизгелле авыру булыр, ул чакта ел саен прививка ясатырга туры килер, дип саный (грипптан вакцина ясаткан кебек).– Язын тикшерелгән изолят (вирус) көзге чордагысыннан бераз аерыла. Димәк, вирус үзгәреп торачак дигән сүз. Һәм бу очракта без әлеге чирдән ел саен вакцина ясатырга тиеш булачакбыз, – дип аңлатты Рәсәй Фәннәр Академиясенең Чумаков исемендәге Фәнни үзәкнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, профессор Георгий Игнатьев.«Сәламәтлек сәгате» форматындагы тематик онлайн-киңәшмә барышында республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты барышында 2020 елда Сибай шәһәренең үзәк дәваханәсендә һәм Республика онкология диспансерында компьютер томографларын, Республика балалар клиник дәваханәсендә магнит-резонанс томографын һәм Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә ангиографны файдалануга тапшырулары турында хәбәр итте. Уфа шәһәренең 17нче балалар дәваханәсендә, Республика онкодиспансерында һәм Нефтекама шәһәр дәваханәсендә тагын өч МРТ аппараты кую тәмамлана.– Ел ахырына кадәр тагын 15 компьютер томографы сатып алырга планлаштырабыз. Зур предприятиеләр яхшы үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, «ОДК-УМПО» хезмәткәрләрен диагностикалау өчен үз акчасына компьютер томографы сатып алды, – дип билгеләп үтте Максим Забелин.Фото: pixabay.com #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу атнада республикага коронавирус инфекциясеннән 1000 микъдар күләмендә беренче вакциналар партиясе кайтарылырга тиеш.
Аны башта табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә ясау планлаштырыла. Республика Башлыгы Радий Хәбиров полиция хезмәткәрләренә дә прививка ясатырга тәкъдим итте.
– Үзизоляция, битлек режимы үтәлүен тикшерүдә катнашкан һәм чирле кешеләр белән очрашулары ихтимал булган полиция хезмәткәрләрен дә вакциналаштыру планына кертегез. Киләчәктә укытучылар һәм югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр өчен резерв әзерләгез. Үзизоляция һәм битлек режимы буенча күрелгән барлык чаралар уңай нәтиҗә бирә: бездә COVID-19 белән зарарлану темпы кими, – диде төбәк җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, илдә ирекле вакцинация 2021 елдан башланачак. Гамалея үзәгендә 117 мең микъдардан артык «Спутник V» вакцинасы җитештерелгән, ә 1 гыйнварга хөкүмәт аны 2 миллионнан арттырырга планлаштыра.
– «Спутник V» вакцинасын куллануның нәтиҗәлелеге, беренче иммунизациядән соң 28 көнгә икенче арадаш анализ нигезендә 91,4 процент тәшкил итте. Беренче инъекциядән соң 42нче көнгә (икенче инъекциядән соң 21 көнгә туры килә) алынган мәгълүматлар вакцина куллану нәтиҗәлелегенең 95 проценттан артып китүен күрсәтә, – дип хәбәр ителә «Спутник V» Twitter-аккаунтында.
Экспертлар коронавирус мизгелле авыру булыр, ул чакта ел саен прививка ясатырга туры килер, дип саный (грипптан вакцина ясаткан кебек).
– Язын тикшерелгән изолят (вирус) көзге чордагысыннан бераз аерыла. Димәк, вирус үзгәреп торачак дигән сүз. Һәм бу очракта без әлеге чирдән ел саен вакцина ясатырга тиеш булачакбыз, – дип аңлатты Рәсәй Фәннәр Академиясенең Чумаков исемендәге Фәнни үзәкнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, профессор Георгий Игнатьев.
«Сәламәтлек сәгате» форматындагы тематик онлайн-киңәшмә барышында республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты барышында 2020 елда Сибай шәһәренең үзәк дәваханәсендә һәм Республика онкология диспансерында компьютер томографларын, Республика балалар клиник дәваханәсендә магнит-резонанс томографын һәм Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә ангиографны файдалануга тапшырулары турында хәбәр итте. Уфа шәһәренең 17нче балалар дәваханәсендә, Республика онкодиспансерында һәм Нефтекама шәһәр дәваханәсендә тагын өч МРТ аппараты кую тәмамлана.
– Ел ахырына кадәр тагын 15 компьютер томографы сатып алырга планлаштырабыз. Зур предприятиеләр яхшы үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, «ОДК-УМПО» хезмәткәрләрен диагностикалау өчен үз акчасына компьютер томографы сатып алды, – дип билгеләп үтте Максим Забелин.
Фото: pixabay.com
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас