Чишмэ
-4 °С
Облачно
Новости
30 Ноября 2020, 07:15

Эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Республикада программа кысаларында 23 ноябрьдән үз эшен ачарга теләгән эшкуарларга түләүсез ярдәм старт алды: белгечләр эшкуарлык осталыгының барлык нечкәлекләрен сөйләячәк.

Бушлай белем бирү программасы үз эшен башларга җыенучыларга яки турыдан-туры стартта торучыларга билгеләнгән. Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, укыту «Эшлекле мохит» порталы һәм төбәкнең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган. Программаның спикерлары - тотрыклы бизнес төзү тәҗрибәсе булган гамәлдәге федераль эшкуарлар.

Яңа эш башлаучы эшкуарлар бизнес-урынын сайлый һәм үз эшен башлый, продукт булдырырга һәм аны сатарга, инвестицияләр җәлеп итү өчен бизнес-план әзерләргә, рекламага һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә.

Укудан соң программада катнашучылар сертификатлар, ә иң активлары — "Эшлекле мохит"тән бүләкләр алачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас