Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
28 Ноября 2020, 10:40

Әни булу – хатын-кыз бәхетенең нигезе

Әни булу – зур хезмәт. Шуңа күрә дәүләт аналар хезмәте өчен орден һәм медальләр тапшыра.

Биш яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр ел саен «Ана даны» медальләре белән бүләкләнә. Әлеге бүләк 1998 елда Башкортстан Республикасында гаиләгә һәм анага дәүләт ярдәме күрсәтү, ана булган хатын-кызның җәмәгатьчелектә танылуын һәм зур ихтирам казануын тәэмин итү максатында раслана.
Быел әниләрне хөрмәтләү тантанасы 26 ноябрьдә район хакимиятенең зур залында үтте. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелучыларны күркәм бәйрәм белән котлады һәм Чувалкип авылыннан биш бала тәрбияләүче Зөлфия Моталовага республика бүләген – «Ана даны» медален тапшырды.
Безнең районда күп балалы гаиләләр күп, «Гаилә» үзәге мәгълүматлары буенча, 900дән артык гаилә өч һәм күбрәк бала тәрбияли.
Районыбызның барлык торак пунктларында да орденлы аналар бар. Чишмә поселогында яшәүче Рида һәм Венер Низаметдиновлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстерә. Рида поселокта туып-үскән, Чишмә авылында яшәүче картәнисе янына еш кунакка кайтып йөргән. Венер белән шунда танышканнар, егет шул авылныкы. Яшьләр өйләнешкәннәр, өч уллары туган. Венер төзелеш идарәсендә (СУ-5) эшләгәндә фатир биргәннәр. Рида 11 ел китапханәдә, аннан «Агыйдел» тегү цехында хезмәт куя, хәзер Чишмә элеваторында эшли.
– Улларыбыз тыңлаучан, тыныч бала булып үстеләр, безгә бөтен эштә булыштылар. Ул вакытта Каветка авылы янында дачабыз бар иде, бар эшне бергәләп эшләдек. Алар үзара бик тату, бер-берсен һәрвакыт якларга әзер. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнделәр, Илмир хәтта өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгына кандидат. Аларны тәрбияләгәндә бернинди кыенлык юк. Балалар чирләгәндә генә авыр була, – дип тәэссоратлары белән уртаклаша күп балалы әни.
Рида һәрвакыт кыз бала турында хыяллана, тик заманалар авыр булганга күрә яңадан бала табарга тәвәккәлли алмый. Уллары үсеп җитә, укып белем ала. Һәм, әкияттәгечә, Ридага 40 яшь тулганда Ходай аларга кыз бала бүләк итә. Ә икенче кызын ул 47 яшендә, оныклары тугач таба.
Хәзер уллары үз гаиләләре белән яши, эшли һәм балалар тәрбияли. Зур уллары Радмир эчке эшләр бүлегендә ИВС начальнигы, Эмиль белән Илмир Дим бистәсендә эшлиләр. Ике улы армия сафларында хезмәт иткән. Ә кызлар әле мәктәптә укый: Азалия – сигезенче, Амелия икенче сыйныфта, бишлегә генә өлгәшә, биюгә йөри. Әниләре аларга укуда булыша. Балалар бер-берсе белән бик тату. Каникулларда абыйлары аларны шәһәргә культпоходларга алып бара.
Хоккей сөючеләр («Салават Юлаев» ХК җанатарлары) буларак, аларны хәтта матчларга да үзләре белән алалар. Низаметдиновларның зур гаиләсе (бүгенге көндә анда 17 кеше – өч ул, ике кыз, өч килен һәм җиде онык) туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә бергә җыелырга ярата. Рида киленнәре белән һәрвакыт уртак тел табып яши. Бу серен ул безгә бик теләп ачты. Аның сүзләренә караганда, кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә, аларның фикерен һәм карашын хөрмәт итәргә кирәк. Аның сүзләренә караганда, киленнәре аш-суга бик оста – ана кеше өчен бу бик мөһим. Рида үзе дә пешеренергә ярата, өстәлдә милли ризыкларга өстенлек бирелә.
Гаилә ике катлы йортта яши, аның янындагы җир участогын бакча иткәннәр – теплица куйганнар, яшелчәләр үстерәләр. Җәен ихатада эшләргә һәм ял итәргә яраталар – анда душлары да, беседкалары да бар. Венер барысын да уллары белән үзе эшләгән. Алар кыш та күңелләренә хуш килгән шөгыль табалар.
Зур кызлары бәйләргә, кечкенәсе пешеренергә ярата, кызыклы рецептлар уйлап таба. Кичләрен алмаз мозаика белән шөгыльләнәләр. «Венер гаилә өчен барын да эшли, куллары алтын», ди тормыш иптәше турында Рида.
Әйе, ир хатынына ышанычлы терәк булса, ул бала табып үстерергә курыкмый. Бәхетле гаилә, сәламәт һәм шат балалар, яраткан ир һәм гаиләдә бер-береңне аңлау – боларның барысы да хатын-кыз бәхете төшенчәсен аңлата.
Читайте нас