Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
27 Ноября 2020, 07:44

Табибларга «Безнең кайгыртучанлык» ярдәм итәчәк

COVID-19га тикшеренү нәтиҗәләрен смс аша белергә була – Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый сервис эшләтеп җибәрде.Бирегә көн саен 6,5 меңгә якын хәбәр җибәрелә.Авыру ачыкланган очракта арытаба инструкцияләр биреләчәк, пациент исәпкә куелачак.Анализларың турында шулай ук Башкортстанның Бердәм медицина порталындагы «Пациентның шәхси кабинеты»нда һәм «К-Врачу» мобиль кушымтада белергә була.Консультация һәм квалификацияле ярдәм алу өчен Ковидка каршы ситуация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратуларның якынча 90 процентына тиешле күрсәтмәләр һәм экспертлар ярдәмендә операторлар җавап бирә, ә 10–15%ы медицина оешмаларына җибәрелә. Исегезгә төшерәбез, Үзәк көн саен, ялларсыз 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Республикада яшәүчеләр 8 (347) 218-19-19 телефон саннары буенча шалтыратып консультация алала.Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Безнең кайгыртучанлык» үзәге белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге документка ярашлы, тарафлар берничә юнәлеш, шул исәптән пандемия шартларында гражданнарга ярдәм итү буенча да хезмәттәшлек итәчәк.– Бу эш җиңел кебек тоелырга мөмкин. Волонтерлар медицина хезмәткәрләре түгел, димәк, хокуклары азрак, чикләнгән мәгълүматка ия. Мәсәлән, волонтерга хроник авыру өчен рецепт алу җиңел түгел. Табиб, әлбәттә, мондый әйберне чит кешегә бирә алмый. Безнең бурыч – законнарны бозмау, шул ук вакытта кешеләргә – табибларга да, пациентларга да ярдәм итү, – дип ассызыклады «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.«Безнең кайгыртучанлык» үзәге волонтерлары өйдә дәваланучыларга ковидка каршы бушлай дарулар китерүне әледән үк үз өстенә алдылар. Моның белән баштан ук медицина хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш иде, әмма аларга болай да йөкләнеш зур. Ирекле ярдәмчеләр дару препаратларының өчтән бер өлешен таратуны үз өстенә алыр, дип планлаштырыла. Килешү барышында волонтерларда коронавируска каршы тәнчекләр булу-булмауны тикшерү оештырылачак һәм иммунитет формалашкан кешеләргә генә эшләү рөхсәт ителәчәк.Шушы көннәрдә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә коронавирус белән авыруның 1414 очрагын яшереп калдырган һәм санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынуы билгеле булды. Штраф күләме 200 мең сум тәшкил итте.Судта хәбәр итүләренчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасындагы идарәлеге агымдагы елның 1 сентябреннән 2 октябренә кадәр тикшерү барышында закон бозуларны ачыклаган – дәваханә ведомствога COVID-19 белән авыручылар турында дөрес мәгълүмат бирмәгән.– Коронавирус белән авыруның исәпкә алынмаган 1414 очрагын яшерү, эпидемиягә каршы үз вакытында чаралар күрелмәү бик күп кешеләр арасында инфекция таралуга китерде, – дип хәбәр итте Киров районы суды матбугат хезмәте.Фото https://bashkortostan.er.ru/ сайтыннан

COVID-19га тикшеренү нәтиҗәләрен смс аша белергә була – Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый сервис эшләтеп җибәрде.
Бирегә көн саен 6,5 меңгә якын хәбәр җибәрелә.
Авыру ачыкланган очракта арытаба инструкцияләр биреләчәк, пациент исәпкә куелачак.
Анализларың турында шулай ук Башкортстанның Бердәм медицина порталындагы «Пациентның шәхси кабинеты»нда һәм «К-Врачу» мобиль кушымтада белергә була.
Консультация һәм квалификацияле ярдәм алу өчен Ковидка каршы ситуация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратуларның якынча 90 процентына тиешле күрсәтмәләр һәм экспертлар ярдәмендә операторлар җавап бирә, ә 10–15%ы медицина оешмаларына җибәрелә. Исегезгә төшерәбез, Үзәк көн саен, ялларсыз 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Республикада яшәүчеләр 8 (347) 218-19-19 телефон саннары буенча шалтыратып консультация алала.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Безнең кайгыртучанлык» үзәге белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге документка ярашлы, тарафлар берничә юнәлеш, шул исәптән пандемия шартларында гражданнарга ярдәм итү буенча да хезмәттәшлек итәчәк.
– Бу эш җиңел кебек тоелырга мөмкин. Волонтерлар медицина хезмәткәрләре түгел, димәк, хокуклары азрак, чикләнгән мәгълүматка ия. Мәсәлән, волонтерга хроник авыру өчен рецепт алу җиңел түгел. Табиб, әлбәттә, мондый әйберне чит кешегә бирә алмый. Безнең бурыч – законнарны бозмау, шул ук вакытта кешеләргә – табибларга да, пациентларга да ярдәм итү, – дип ассызыклады «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
«Безнең кайгыртучанлык» үзәге волонтерлары өйдә дәваланучыларга ковидка каршы бушлай дарулар китерүне әледән үк үз өстенә алдылар. Моның белән баштан ук медицина хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш иде, әмма аларга болай да йөкләнеш зур. Ирекле ярдәмчеләр дару препаратларының өчтән бер өлешен таратуны үз өстенә алыр, дип планлаштырыла. Килешү барышында волонтерларда коронавируска каршы тәнчекләр булу-булмауны тикшерү оештырылачак һәм иммунитет формалашкан кешеләргә генә эшләү рөхсәт ителәчәк.
Шушы көннәрдә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә коронавирус белән авыруның 1414 очрагын яшереп калдырган һәм санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынуы билгеле булды. Штраф күләме 200 мең сум тәшкил итте.
Судта хәбәр итүләренчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасындагы идарәлеге агымдагы елның 1 сентябреннән 2 октябренә кадәр тикшерү барышында закон бозуларны ачыклаган – дәваханә ведомствога COVID-19 белән авыручылар турында дөрес мәгълүмат бирмәгән.
– Коронавирус белән авыруның исәпкә алынмаган 1414 очрагын яшерү, эпидемиягә каршы үз вакытында чаралар күрелмәү бик күп кешеләр арасында инфекция таралуга китерде, – дип хәбәр итте Киров районы суды матбугат хезмәте.
Фото https://bashkortostan.er.ru/ сайтыннан
Читайте нас