“Ике аккош” республика конкурс-фестивале бара. Быел чара онлайн-форматта уза һәм легендар җырчы, РСФСРның атказанган, Башкорт, Татар АССРларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева тууга 100 ел тулага багышлана.
Фестивальдә катнашу өчен видео төшереп, оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Бәйге ике номинациядә уза: “Вокал башкару” (Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җырны һәм бер халык яисә хәзерге, шул исәптән автор җырын башкару) һәм “Инструменталь башкару”.
Фестивальне оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре.
Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары белән автономиянең рәсми сайтында (http://nkat-rb.ru/novosti/191-priglashaem-prinyat-uchastie-v-konkurse-ike-akkosh.html) танышырга була.
Җыр буенча конкурс эшләре 14 яшьлекләрдән башлап 30 ноябрьгә кадәр chish.metod2@mail.ru электрон почтасына, конкурсантның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, яше, торак пункты язылган очракта, кабул ителә.
“Инструменталь башкару” номинациясендә бүген эшләр кабул итүнең соңгы көне. 5 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Милли уен коралларында уйнап, чикләнмәгән санда видеоязмаларны metod-aur@yandex.ru электрон адресына җибәрү соралган иде.
Легендар җырчыга багышланган флешмоб та игълан ителгән. Ул, Фәридә Яһүд кызының туган көне – 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фәридә Кудашева репертуарыннан җыр башкарып, социаль челтәрләргә урнаштыруыгыз сорала. Видеоны Интернет челтәренә урнаштырганда #Кудашева100 хештегын куярга кирәк.
Фото: gazeta-toratay.rbsmi.ru