Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
23 Ноября 2020, 06:40

Ноябрьгә сынамышлар

Ноябрь ае үзенең климаты буенча көздән кышка күчү чоры.

23 ноябрь - томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.

27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар - буранга.

30 ноябрь - көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Читайте нас