Чишмэ
+21 °С
Облачно
Новости
20 Ноября 2020, 07:36

Осталар белән онлайн элемтәгә керү өчен

Республиканың Халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге Башкортстанның халык сәнгате кәсепләре өлкәсендә эшләүче осталары-һөнәриләре һәм предприятиеләре каталогын төзи, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Каталогта осталарның эшчәнлек төре, алар белән бәйләнешкә керү өчен мәгълүмат һәм җитештерелә торган продукция турында кыскача тасвирлама булачак.«Башкортстан халкы һәм кунаклары әлеге каталог ярдәмендә үзләрен кызыксындырган товарларны таба, башкарылган эшләр белән онлайн режимда социаль челтәр аша таныша һәм ошаган әйберләргә заказ бирә алачак. Һөнәрчеләр дә, үз чиратында, бер-берсе белән таныша һәм эшлекле элемтәләрне җайга сала алачак», – дип аңлатты Башкортстанның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.Республиканың Халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары составына керә.Үзәк Башкортстанда тарихи һәм географик яктан урнашкан халык сәнгате кәсепләрен, һөнәрләрен торгызу, саклау, үстерү, өйрәнү һәм популярлаштыру өчен булдырылган.«Үзәк һөнәрче эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме алуда, базарга яңа продуктлар чыгаруда, Рәсәй һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашуда, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтә», – диде Илгизәр Саньяров.Башкортстан осталары-һөнәриләре каталогына керү өчен махсус форма тутырырга кирәк.Барлык кирәкле мәгълүматны +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча алырга мөмкин.

Республиканың Халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге Башкортстанның халык сәнгате кәсепләре өлкәсендә эшләүче осталары-һөнәриләре һәм предприятиеләре каталогын төзи, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Каталогта осталарның эшчәнлек төре, алар белән бәйләнешкә керү өчен мәгълүмат һәм җитештерелә торган продукция турында кыскача тасвирлама булачак.
«Башкортстан халкы һәм кунаклары әлеге каталог ярдәмендә үзләрен кызыксындырган товарларны таба, башкарылган эшләр белән онлайн режимда социаль челтәр аша таныша һәм ошаган әйберләргә заказ бирә алачак. Һөнәрчеләр дә, үз чиратында, бер-берсе белән таныша һәм эшлекле элемтәләрне җайга сала алачак», – дип аңлатты Башкортстанның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.
Республиканың Халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары составына керә.
Үзәк Башкортстанда тарихи һәм географик яктан урнашкан халык сәнгате кәсепләрен, һөнәрләрен торгызу, саклау, үстерү, өйрәнү һәм популярлаштыру өчен булдырылган.
«Үзәк һөнәрче эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме алуда, базарга яңа продуктлар чыгаруда, Рәсәй һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашуда, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтә», – диде Илгизәр Саньяров.
Башкортстан осталары-һөнәриләре каталогына керү өчен махсус форма тутырырга кирәк.
Барлык кирәкле мәгълүматны +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча алырга мөмкин.
Читайте нас