– Бүген иң лаеклы хезмәткәрләребезне котларга җыелдык, кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, сезне район Мәдәният сараенда тантаналы шартларда тәбрик итә алмасак та, мондый вакыйганы игътибарсыз калдыра алмыйбыз, шуңа күрә коллективның бер өлешен булса да җыйдык, – диде заводның генераль директоры, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов.
Предприятиенең инженер-механигы Роберт Сөләйманов «Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Роберт Нәкый улы биредә 2000 елдан бирле эшли, каравылчыдан башлап инженер-механикка кадәр хезмәт юлы үткән, бу вазифада эшләвенә дә ун ел булган.
– Робертның кулыннан килмәгән эш юк, сабантуй кебек зур бәйрәмнәр дә аннан башка үтми, чөнки безнең тирмәне ул гына кора белә, – дип елмаеп сөйләде аның турыда Айдар Вәгыйз улы.
Контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь Сергей Нуретдиновка Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды. Сергей заводта 2007 елдан бирле хезмәт куя, армиягә киткәнче үк бирегә эшкә урнашкан булган, хәрби хезмәттән соң да элекке эшенә кайткан. Контроль-үлчәү приборларын ремонтлау һәм хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.
– Үз эшен җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләре арасында абруй казанган, хөрмәткә лаек кеше. Пенсиягә чыкканчы эшләр, дип уйлыйм, – диде предприятие җитәкчесе Сергей Фидаил улы турында.
«Чишмә май-экстракцияләү заводы» җәмгыятенең баш технологы Наталья Максимова югары һөнәри осталыгы һәм тырыш хезмәте өчен БР Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Предприятие өчен мондый бүләк яңалык. Наталья Александровна хезмәт юлын лабораториядә башлаган, арытаба инженер-технолог булып эшләгән, әлеге вакытта баш технолог вазифасында.
– Заводта эшли башлавыма 25 ел, бу елларда берничә тапкыр бүләккә лаек булдым, монысы Бөтендөнья стандартлар көне һәм Росстандартның 95 еллыгы уңаеннан тапшырылды, мин яңа продукция җитештерелә башласа, яки дәүләт стандартларының әһәмияте югалса, стандартлар эшләү белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, грануллаштырылган көнбагыш түбе (шрот) заводтагы техник шартларның бер мисалы булып тора, чөнки дәүләт стандарты буенча көнбагыш түбе грануллаштырылмый. Әлеге вакытта бу холдингка кергән тагын бер завод безнең документлар буенча эшли башлады, – дип аңлатты Наталья Александровна.
– Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт, Чишмә май экстракцияләү заводы – тирә-якка билгеле предприятие, һәм үз дәрәҗәбезне беркайчан да төшермәскә кирәк! Барыгызга да уңышлар һәм сәламәтлек телим, – диде аларга бүләк тапшырганда Айдар Вәгыйз улы.