Чишмә районында балалар өчен күп санлы спорт түгәрәкләре, шул исәптән Пионерлар һәм укучылар йортындагы техник иҗат бүлегенең «RoboStart» электроника һәм робот техникасы берләшмәсе бар.
– Тәүдә безнең берләшмәгә йөрүче укучылар компьютер технологияләрен, арытаба программалаштыру элементлары белән электрониканы өйрәнәләр иде, ә 2018 елдан башлап робот техникасы түгәрәге дә өстәлде, – дип сөйләде берләшмә җитәкчесе Тимур Сәеткулов.
Әлеге берләшмәдә Чишмәдә яшәүче алты яшьтән зуррак 70ләп бала шөгыльләнә, алар арасында кызлар да бар.
6 төркемдә төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә, дәресләр атнага ике яки өч тапкыр иртән һәм төштән соң үткәрелә.
– Кагыйдә буларак, безнең түгәрәккә кызлар күп йөрми, әмма аларның барысының да бик тырыш булуы, кайвакыт малайлардан да уздырып яхшырак шөгыльләнүе турында әйтеп үтәргә кирәк. Робот техникасы белән күбрәк беренче сыйныф укучылары кызыксына, берсе еш кына үзе белән энесен дә алып килә, – дип сөйләде Тимур Заруан улы.
Балалар дәресләрдә конструкцияләүне өйрәнәләр, үзләре җыйган конструкцияләр командаларны үтәсен өчен программалаштыру белән шөгыльләнәләр, ә программаларны язу өчен төрле платформалар кулланалар. Беренче уку елында укучыларны «Lego» конструкторлары, программалар язу белән таныштыралар, ә материалны үзләштерү барышында алар авыррак биремнәргә һәм мөмкинлекләре күбрәк булган катлаулырак конструкторларга күчәләр.
Дәресләр малайларга һәм кызларга физиканы, электрониканы һәм электр приборлар төзелешен, шул исәптән программалаштыру буенча мәгълүматларны яхшырак аңларга ярдәм итә. Бу яшәешебезне электрон технологияләр чолгап алган әлеге чорда аеруча көнүзәк. Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, балалар әлегә дистанцион рәвештә шөгыльләнә.
Алар төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә, олимпиадаларда да катнашалар. Әлеге вакытта 10 бала Бөтенрәсәй инженерлык олимпиадасында катнашу өчен гариза биргән. Кечкенәләр төркеменнән алты бала сайлап алу этабында катнашкан, тиздән нәтиҗәләр игълан ителәчәк.
Балагыз техник модельләр эшләү һәм программалаштыру белән шөгыльләнергә теләсә, аны +7 (34797) 2-11-26 телефоны аша яки р02.навигатор.дети сайтында түгәрәккә яздыра аласыз.