Чишмэ
+14 °С
Ясно
Новости
10 Ноября 2020, 06:04

Эшкуарларга кредит бирелә

Республиканың 7 меңнән артык эшкуары ташламалы программалар буенча үз эшләрен үстерүгә акча ала алды.


Төбәктә эшкуарлык буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында финанс инструментлары системасы актив үсеш алды.
Шундый инструментларның берсе - кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы составына керүче Гарантия фонды поручительлеге.

- Гади сүзләр белән әйткәндә, эшкуар банкка кредит сорап мөрәҗәгать иткәндә банк үз-үзенә гарантия тәэмин итүне, ягъни залог таләп итә.
Һәм бөтен кеше дә аны бирә алмый. Мондый очракта Гарантия фонды, еллык 1 процент ставкасы буенча поручительлек биреп, эшкуарларга ярдәм итәргә әзер, - дип аңлатты директор урынбасары, Агентлыкның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең финанс инструментлары департаменты җитәкчесе Азат Хәйруллин.

Әлеге программа буенча Гарантия фонды белән Саклык банкы, Промсвязьбанк, Промтрансбанк, СМП банк, МСП банк, Форштадт, Уралсиб, Башкортстан төбәк лизинг компаниясе, Сәнәгатьне үстерү фонды һәм башка финанс оешмалары хезмәттәшлек итә.

Бәйләнеш өчен адрес: Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 37, 2нче корпус, 3нче кат.
Телефон: +7 347 224-99-99.
https://gf-cmbrb.ru/

#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас