Евгений Казаков, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы
Рәсәй Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен 10 ноябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгели.
Бу хәвеф-хәтәргә бәйле һөнәр, әлеге хезмәт вәкилләренең иң мөһим бурычларының берсе – кешеләр тормышын хәвефсезрәк, тынычрак һәм яхшырак итү. Һәркемгә таныш булган бер җырда «Наша служба и опасна и трудна, И на первый взгляд, как будто не видна», – дип юкка гына җырланмый бит.
Полициягә җәмәгать тәртибен, гражданнарны һәм аларның милеген саклау, законнар үтәлешен күзәтү бурычы йөкләтелгән.
2020 елның 10 аенда Чишмә районында җинаятьләр санының бераз артуы күзәтелә – 590 (+5,5%), шуларның 75,2% ачыкланды. Эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү чаралары күрелү сәбәпле, милек урлауга бәйле җинаятьләр санын киметүгә ирешелде – быел 194 яки, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8,5%ка кимрәк җинаять теркәлде. Кесә телефоннарын урлау, талау, юл басып һөҗүм итү очраклары кимеде, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр күбрәк ачыкланды. Шул ук вакытта мошенниклар тарафыннан алданучы гражданнар артуы борчылу тудыра, кешеләрне алдау белән бәйле җинаятьләр саны – 89 (+57), банк карталарыннан акча урлау очраклары – 39 (+22). Шул җәһәттән алдау очракларын кисәтү буенча эш алып барыла, халыкка киңәшләр язылган махсус белешмәлекләр таратыла, кибетләргә дә эленә.
Чишмә районының эчке эшләр бүлегендә йөздән артык кеше эшли, аларның уртача яше 30дан артмый. Полиция сафларында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да хезмәт куя.
Эчке эшләр бүлегенең берничә хезмәткәре ел саен Төньяк Кавказда командировкада була.
Полиция хезмәткәрләре район территориясендә үткәрелгән, күп халык катнашкан төрле чараларда – чыгарылыш кичәләрендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә, сайлау чорында һәм башка иҗтимагый чаралар барган вакытта җәмәгать тәртибен саклый.
Рәсәй территориясендә катлаулы эпидемиологик хәл булу сәбәпле, бүген Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен онлайн концерт белән котлаячаклар, кайбер хезмәткәрләребезгә грамоталар, медальләр һәм чираттагы хәрби званиеләр биреләчәк. Эчке эшләр министрлыгы ветераннары да игътибарсыз калмаячак – бу көнне аларны да, санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, бәйрәм белән котлаячаклар.
Эчке эшләр органнарының хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек, иксез-чиксез көч-куәт һәм Ватаныбыз хакына хезмәттә арытаба уңышлар телим!