Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
3 Ноября 2020, 06:22

Иртәгә - Халыклар бердәмлеге көне

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан иртәгә, 4 ноябрь, ял көне булачак.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан иртәгә, 4 ноябрь, ял көне булачак.
Быел бәйрәмгә багышланган чаралар онлайн-режимда узачак һәм бу безнең ил халкына төрле интернет-челендж һәм флешмобларда берләшергә мөмкинлек бирәчәк.

3 ноябрьдә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре “Сәнгать берләштерә” исеме астында “Сәнгать төне” Бөтенрусия акциясендә онлайн-режимында катнашачак. Театрлар, филармонияләр, китапханәләр һәм музейлар туры трансляцияләр, онлайн-концертлар, виртуаль экскурсияләр, осталык дәресләре һәм башка күп кенә чаралар үткәрүне планлаштыра. Тулы программа белән Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була.

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Русиянең бөтен субъектларында онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Зур этнографик диктант” V юбилей Халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәреләчәк.

4 ноябрьдә Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле Тик-Токта #Танцуютвсе Бөтенрусия флешмобына кушылачак.

2-4 ноябрьдә Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиаллары һәм республиканың милли-мәдәни үзәкләре #ВкуснонациональноБашкортостан аш-су флешмобына кушылачак. Социаль челтәрләрдә аш-су флешмобы узачак. Билгеле шәхесләр яраткан милли ашларын әзерләячәк. Шулай ук, 2-4 ноябрьдә балалар рәсемнәре акциясе уздырылачак.

2-4 ноябрьдә популяр артистлар, төрле милләт блогерлары Мостай Кәримнең “Рус түгелмен, ләкин россиян мин” шигырен укыйлар.

Моннан тыш, Башкортстан Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге БДПУ белән берлектә М. Акмулланың “Рәсәй – минем тарих” тарихи паркы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган онлайн "түгәрәк өстәл" уздырачак.

Фото: culture.ru
Читайте нас