Чишмэ
+23 °С
Ясно
Новости
2 Ноября 2020, 07:24

Ноябрьнең беренче атнасы җылы булачак

Башкортстанда ноябрь гадәттәгедән җылырак булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.

Башкортстанда ноябрь гадәттәгедән җылырак булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Көзнең соңгы аеның беренче атнасында республиканың үзәк районнарында һава температурасы 5 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә нольдән түбән булуы көтелә.
Аяз булачак, зур явым-төшем көтелми.
Ноябрьнең икенче атнасында, 9-15ләрендә, һава торышы начараячак. Күкне болытлар каплаячак, зур булмаган яңгырлар башланачак, җепшек кар булуы ихтимал.
Көндез ноль градус тирәсе булачак.
Ноябрьнең өченче-дүртенче атналарында гына республикага җиңелчә салкыннар киләчәк. Көндез һәм төнлә 3-5 градус салкын булмакчы.
Кайбер көннәрдә кар көтелә, ләкин көчле кар явулар булмаячак.
Гомумән, метеорологлар билгеләвенчә, алдагы айда, үткән елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, күпкә җылырак булачак.
Фото: Twitter
Читайте нас