Чишмэ
+23 °С
Облачно
Новости
2 Ноября 2020, 07:30

НОЯБРЬГӘ ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.

1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса - җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суынса.
7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрь иртәдән бәс - карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс - суыкка, томан - җепшек көнгә.
11 ноябрь - болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрь - көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
Читайте нас