Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
30 Октября 2020, 07:25

Зәңгәр, сары, яшел...

Хәзер чүп-чарны мәктәптән үк аерым җыярга өйрәтәләр

Чишмә районының биш мәктәбендә яшь буынга экологик тәрбия бирү максатында каты коммуналь калдыклар аерым җыела башлаячак.
Күптән түгел гимназия һәм поселок мәктәпләре сигез контейнер комплекты алды.
Дүртенче мәктәп коридорында чүп-чар җыю өчен зәңгәр, сары һәм яшел төстәге контейнерлар куелган. Каникул вакытында баскетбол түгәрәгенә килгән җиденче сыйныф укучылары спорт залыннан чыккач, контейнерлар янына килеп бас-тылар.
– Шешәләрне – сары, кәгазьне зәңгәренә ташларга, – диде Артем Петрушенко энесе Димага.
– Беләм, беләм, безгә бу хакта укытучы сөйләде, – диде ул.
– Республиканың укучыларга экологик белем бирү белән шөгыльләнүче экология-биология үзәге «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында балаларны чүп-чарны сортларга аерып ташларга өйрәтү максатында мәктәпкә шундый контейнерлар бирде. Балалар мондый системага күчү мөһимлеге турында теориядә генә түгел, практикада да белсеннәр иде, – диде поселокның дүртенче мәктәбе директоры Резеда Мәүлетова. – Чүп ташлау өчен контейнерлар алгач та укучылар белән экология дәресләре, әңгәмәләр үткәрдек, аларның ни өчен кирәк булуын аңлаттык. Укытучы Светлана Шәрипкулова икенче сыйныфта «Экология – «йорт турында фән» дип аталган кызыклы сыйныф сәгате үткәрде. Кәгазь белән катыргыларны күптән инде аерым бүлмәдә җыябыз, аннары макулатурага тапшырабыз. Мәктәптә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә – табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, яшь буынның экологик белемен арттыру өчен төрле чаралар үткәрелә. Укучылар экология буенча районда һәм республикада үткәрелгән дистанцион олимпиадаларда, экологик диктантларда катнашалар. Һәр пәнҗешәмбе мәктәпнең тирә-юне җыештырыла, ата-аналар да бу эштән читтә калмый – алар үзизоляциядә булганда да ярдәм итәргә килделәр, чөнки мәктәп ихатасы бик зур, үзебезнең көч белән генә җыештырып чыгарлык түгел. Мәктәпкә төрле елларда БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының «Су сакчылары» һәм «БРда зарарлы калдыкларны аерым җыю» дип аталган Бөтенрәсәй экология дәресләрен үткәрүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Югары сыйныф укучылары елга буйларын чүп-чардан тазарту акцияләрендә, өмәләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, сигезенче сыйныфлар «Бөтендөнья чисталык көне» акциясендә катнаштылар, – дип сөйләде директорның тәрбия эше буенча урынбасары Альмира Әсәдуллина.
Безнең белешмә
Башкортстанда коммуналь калдыкларны сортларга аерып җыю этаплап гамәлгә кертелә. Әлеге вакытта 250 мәктәптә чүп-чар аерым җыела башлаган инде. Икенче этапта – 2021 елда авыл мәгариф учреждениеләрендә дә контейнерлар куелачак.
Читайте нас