Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
30 Октября 2020, 09:10

Игътибар – «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе

Һәркемгә билгеле булган балалар җырында «Әти барсын да булдыра, тик әни генә була алмый!» дип юкка гына җырламыйлар бит. Ата белән ана тәрбиясе бер-берсен тулыландыра һәм баланың шәхес булып үсүе өчен әти белән әнинең икесе дә кирәк. Әтиләр балаларын эшкә, нәрсә дә булса ясарга, ватылганны төзәтергә өйрәтеп үстерәләр, авыр мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар, балага тормышта юл күрсәтәләр.Сез дә безгә уңган-булган әтиләр турында язып җибәрә аласыз – «Чишмә» гәзите «Әти барсын да булдыра!» дигән яңа фотобәйге башлый. Безгә әтиләрнең балалары белән бергә нәрсә дә булса эшләгән: ризык пешергән, йөзәргә өйрәткән, атта, чаңгыда, велосипедта, көймәдә, тимераякта йөргән, кошларга җимлек, таганнар, уенчыклар ясаган, кызларының чәчен үргән һәм башка нәрсә дә булса эшләгәндә төшкән фотосурәтләрен җибәрегез, һәм бүләкләр уйнатуда катнашыгыз!Өч приз уйнатылачак, 20 гыйнварда бәйгегә йомгак ясалачак.Мәкаләне «бәйге өчен» дигән билге белән безнең электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез. Үзегез яшәгән торак пункт атамасын, исем-фамилиягезне язарга һәм фото салырга онытмагыз.

Һәркемгә билгеле булган балалар җырында «Әти барсын да булдыра, тик әни генә була алмый!» дип юкка гына җырламыйлар бит. Ата белән ана тәрбиясе бер-берсен тулыландыра һәм баланың шәхес булып үсүе өчен әти белән әнинең икесе дә кирәк. Әтиләр балаларын эшкә, нәрсә дә булса ясарга, ватылганны төзәтергә өйрәтеп үстерәләр, авыр мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар, балага тормышта юл күрсәтәләр.
Сез дә безгә уңган-булган әтиләр турында язып җибәрә аласыз – «Чишмә» гәзите «Әти барсын да булдыра!» дигән яңа фотобәйге башлый. Безгә әтиләрнең балалары белән бергә нәрсә дә булса эшләгән: ризык пешергән, йөзәргә өйрәткән, атта, чаңгыда, велосипедта, көймәдә, тимераякта йөргән, кошларга җимлек, таганнар, уенчыклар ясаган, кызларының чәчен үргән һәм башка нәрсә дә булса эшләгәндә төшкән фотосурәтләрен җибәрегез, һәм бүләкләр уйнатуда катнашыгыз!
Өч приз уйнатылачак, 20 гыйнварда бәйгегә йомгак ясалачак.
Мәкаләне «бәйге өчен» дигән билге белән безнең электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез. Үзегез яшәгән торак пункт атамасын, исем-фамилиягезне язарга һәм фото салырга онытмагыз.
Читайте нас