Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
28 Октября 2020, 05:58

Антибиотиклар барыбызга да җитәр

Дару препаратларын мәҗбүри теркәүне һәм маркировкалауны вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителде. Мондый чаралар республика даруханәләрендә антибиотикларга кытлык булуга бәйле.

Дару препаратларын мәҗбүри теркәүне һәм маркировкалауны вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителде. Мондый чаралар республика даруханәләрендә антибиотикларга кытлык булуга бәйле.
Бу хакта бүген Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә коронавирус йогышын профилактикалау һәм таралуны булдырмау чаралары буенча брифингында белдерелде.

Антибиотиклар рецепт булганда гына, ягъни табиб билгеләве буенча гына сатыла, дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

“Товар кабул итү һәм тарату өлешчә дәвам итә, ләкин дару чараларын маркировкалау операторы — перспективалы технологияләрне үстерү үзәге белән кыенлыклар килеп чыга, программада кайбер вакытта өзеклекләр чыга һәм, нәтиҗә буларак, гаризаларны канәгатьләндерүдә һәм даруханә пунктларына товарлар китерүдә тоткарлыклар күзәтелә, - дип шәрехләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында агымдагы хәлне.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: Кызыл таң
Фото:ok.ru
Читайте нас