Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
23 Октября 2020, 06:44

Фәкыйрьлеккә каршы программа

Башкортстанда керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган халыкка ярдәм күрсәтү программасы расланды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров кул куйган әлеге карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.Программа 2024 елга кадәр расланган. Аның буенча түбәндәге максатларны тормышка ашыру планлаштырыла: халыкның реаль кеременең тотрыклы үсешен тәэмин итү, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкырга киметү, керем дәрәҗәсен һәм керем үсеше темпларын, шул исәптән хезмәт хакын, инфляция үсешенә карап, арттыру. Властьлар яңа эш урыннары булдыру, малтабарлыкка, эшсезләрнең үзмәшгульлегенә ярдәм итү, фермерлыкны үстерү, гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм башка чаралар белән уңай күрсәткечләргә ирешергә ниятли.Әлеге карарга ярашлы, республикада керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган халык өлеше 2017 елдагы 12,3%тан 2018 елда 12,1%ка кадәр кимегән, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халык саны, чагыштырмача, 500,3 меңнән 491,7 меңгә кадәр кимегән. Документка ярашлы, республика бу күрсәткеч буенча Рәсәй Федерациясе төбәкләре арасында 26нчы, Идел буе федераль округ төбәкләре арасында дүртенче урында.www.prisp.ru/ сайтыннан алынган фото

Башкортстанда керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган халыкка ярдәм күрсәтү программасы расланды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров кул куйган әлеге карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Программа 2024 елга кадәр расланган. Аның буенча түбәндәге максатларны тормышка ашыру планлаштырыла: халыкның реаль кеременең тотрыклы үсешен тәэмин итү, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкырга киметү, керем дәрәҗәсен һәм керем үсеше темпларын, шул исәптән хезмәт хакын, инфляция үсешенә карап, арттыру. Властьлар яңа эш урыннары булдыру, малтабарлыкка, эшсезләрнең үзмәшгульлегенә ярдәм итү, фермерлыкны үстерү, гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм башка чаралар белән уңай күрсәткечләргә ирешергә ниятли.
Әлеге карарга ярашлы, республикада керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган халык өлеше 2017 елдагы 12,3%тан 2018 елда 12,1%ка кадәр кимегән, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халык саны, чагыштырмача, 500,3 меңнән 491,7 меңгә кадәр кимегән. Документка ярашлы, республика бу күрсәткеч буенча Рәсәй Федерациясе төбәкләре арасында 26нчы, Идел буе федераль округ төбәкләре арасында дүртенче урында.
www.prisp.ru/ сайтыннан алынган фото
Читайте нас