Чишмэ
+17 °С
Ясно
Новости
20 Октября 2020, 09:09

Төсле һәм арзанлы район гәзите

Чишмәлеләр район гәзитенең электрон төрдәге басмасына ешрак языла башладылар. Аңа язылу өчен https://rbsmi.ru/ сайтына керергә кирәк. Моның аермасы нәрсәдә? Электрон басма сезнең электрон почтага гәзит чыккан көнне үк киләчәк. Аны почта тартмасыннан беркем дә урламаячак, хат ташучы сезнең адресны башкаларныкы белән бутамаячак, ул төсле һәм аны теләсә күпме вакыт сакларга мөмкин булачак: саргаймаячак һәм вакыт үтү белән тузан утырмаячак.

Шунысы мөһим, 2021 елның беренче яртысына электрон төрдәге басманың бәясе нибары 594 сум тәшкил итә, ягъни кәгазь гәзит бәясеннән 1,7 тапкырга арзанрак. Аңа дөньяның теләсә кайсы почмагында язылып була, шуңа күрә бик еракка китәргә туры килсә дә, район яңалыкларыннан хәбәрдар буласыгыз, гәзит битләрендә якын кешеләрегезнең йөзләрен күрәсегез килсә, дусларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ничек яшәве һәм аларны нәрсәләр борчуы турында укырга теләсәгез, гәзитнең электрон төренә языла аласыз. Шулай ук пенсиядәге якыннарыгызны, туганнарыгызны, социаль учреждениеләрне, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне дә гәзитнең электрон төренә яздыра аласыз.
Безнең белән калыгыз!
Читайте нас