Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
16 Октября 2020, 06:19
Чөгендер уңышы мул
Уңыш былтыргыдан күпкә югары.
Республика шикәр заводлары актив рәвештә яңа уңыш кабул итә һәм эшкәртә. «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевсахар» җәмгыятьләре 495 мең тоннага якын татлы тамыр кабул иткән, шуның 266,9 мең тоннасы эшкәртелгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, быел чөгендернең шикәре югары - 18,7-19,3 процент белән куандыра. Республикада урнашкан аяз көннәр игенчеләргә уңышны тулы көченә җыярга мөмкинлек бирә. Төбәк кырларында барысы 924,8 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, уңдырышлылык - гектардан 379 центнер, бу узган елгы күрсәткечтән 16 центнерга күбрәк.
Рәсәй Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында тармактагы уңышларны арттыру бурычы куелган иде. Республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәре бу бурычны шикәр чөгендере үстерүдә дә намуслы үти.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото:
kamenka.bezformata.com
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим