Чишмэ
+19 °С
Дождь
Новости
15 Октября 2020, 08:39

Сәламәт республика – сәламәт төбәк

Башкортстан Республикасында 24 августтан 10 ноябрьгә кадәр «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе уза.

Әлеге акция чикләрендә диспансер күзәтүдә булган пациентларга, кан әйләнеше системасы, яман шеш авырулары һәм башка йогышлы булмаган хроник чирләре булган кешеләр медицина тикшерүе үтәчәк. Өлкән яшьтәгеләрне һәм балаларны иммунизацияләү оештырылачак.
Безнең районда сәламәтлек үзәге белгечләре, «Хатын-кыз сәламәтлеге» комплексы, күчмә маммограф һәм флюорограф түбәндәге адреслар буенча барачак: 10 октябрьдә – Алкин-2 авылына; 27 октябрьдә – Шөнгәккүлгә;
29–30 октябрьдә Чишмә поселогында булачак. Кабул итү вакыты, белгечләр һәм акцияне үткәрү урыны турында тулырак мәгълүмат дәваханә сайтында, социаль челтәрләрдә һәм амбулаторияләрдә урнаштырылачак.
Фото: http://chishmycrb.ru/
Читайте нас