Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
14 Октября 2020, 07:57
COVID-19 вирусы озак сакланамы?
Галимнәр тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте.
COVID-19 авыруын китереп чыгаручы SARS-CoV-2 инфекциясе предметлар өстендә күпкә озаграк “яши”.
Яңа вирус пыялада, телефон экранында, кәгазь һәм тимер акчада 28 көнгә кадәр саклана.
Грипп вирусына караганда, 11 көнгә озаграк дигән сүз.
Мондый нәтиҗәне Австралиянең Фәнни һәм гамәли тикшеренүләр дәүләт берләшмәсе галимнәре ясаган.
Эксперимент кысаларында SARS-CoV-2 инфекциясе вирусларын көндәлек тормышта очрый торган әйберләргә “сөртеп” чыкканнар.
20 градуста, яки бүлмә температурасында, вирус 28 көнгә кадәр актив калган.
Вирус 30 градус җылылыкта - бер атна, ә һаваны 40 градуска кадәр җылытканда бер-ике тәүлектән соң “һәлак” булган.
Дөрес, тәҗрибә даими температура һәм дымлылык катгый контрольдә тотылган шартларда, шулай ук, ультрашәмәхә йогынтысы булмасын өчен, тулы караңгыда үткәрелгән.
Моның өчен галимнәрне Кардифф университеты каршындагы салкын тию авыруларын өйрәнү үзәгенең элекке җитәкчесе Рон Экклз тәнкыйтьләгән.
Аның сүзләренчә, тикшеренү “җәмгыятьтә кирәкмәгән курку уята”, чөнки “йогышлы вируслар өслекләрдә берничә көн түгел, ә берничә сәгать дәвамында гына саклана”.
Ничек кенә булмасын, саклану чараларын үтәвең хәерлерәк.
Чыганак: Кызыл таң
Фото:
fb.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"