Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
13 Октября 2020, 06:30

Урманнарны саклау өчен - сыйфатлы орлык

Урманнарны үстерүне шуннан башлау мөһим.

Башкортстан территориясендә урман үстерүдә орлыкларны, шул исәптән алдагы хәзерләү чорына «яхшыртылган» селекция категориясендәге урман үсемлекләре орлыкларын, хәзерләүче орлыкчылык объектларыннан хуҗалык өчен җыеп алуны бәяләү максатында урман үсентеләре тикшерелде.
Агымдагы ел уңышын тикшерү нәтиҗәләре буенча, урман барлыкка китерүче төп орлыкларны 2,5 тоннадан артык җыеп алырга мөмкин, шул исәптән 1,75 тонна куак орлыклары.
Республика буенча орлыкларның иң күп өлешен түбәндәге урманчылыклар территориясендә әзерләргә мөмкин: Әбҗәлил, Бәләбәй, Белорет, Бөре һәм Зилаер питомниклары. Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының сыйфатлы орлыклар хәзерләүче төп хуҗалыклары Дүртөйле һәм Туймазы территорияләрендә урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел Башкортстанда урман хуҗалыгын үстерүгә 211 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу урманнарны тергезү һәм урман үрчетү мәйданын арттыру, шулай ук урман янгыннарыннан килгән зыянны киметү бурычларын гамәлгә ашыру өчен каралган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас