Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
8 Октября 2020, 05:52
Пенсионерлар өчен дәресләр
Рәсәй Банкы пенсионерлар өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай дистанцион дәресләр оештыра.
«Өлкән яшь өчен финанс грамоталылыгы» проектының көзге сессиясе 7 октябрьдә старт ала һәм 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре дә чакырыла.
Дәресләр темалары: "Тормыш өчен экономия", "Банк хезмәтләре. Ярдәмгә банк сайлыйбыз" ,"Финанс мошенниклыгы. Үз-үзеңне һәм гаиләңне якла».
"Тыңлаучылар шәхси финанс максатларын билгеләргә һәм аларга ирешү өчен дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Белгечләр аларга аерым финанс продуктлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат бирәчәк, төрле оешмаларның тәкъдимнәрен чагыштырырга өйрәтәчәк. Моннан тыш, тыңлаучыларга үзләрен һәм якыннарын мошенниклардан ничек саклау турында сөйләячәкләр", – ди Рәсәй банкының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкиле Фәнүзә Кәлимуллина.
Катнашу өчен проект сайтына Интернетка чыгу өчен теләсә кайсы җайланмадан (смартфон, планшет, ноутбук, компьютер) керергә, кызыксындырган лекциягә теркәлергә һәм тоташтыру өчен сылтама алырга кирәк. Һәр дәреснең озынлыгы - 45 минут. Төркем составында да, аерым катнашырга да була. Лекторга онлайн-режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган. Курс тәмамланганнан соң сертификат биреләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото:
гор.сайт
Чыганак кызыл таң
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"