Чишмэ
+18 °С
Дождь
Новости
2 Октября 2020, 06:53

Октябрь ае нинди булачак?

Башкортстанда октябрь аенда уртача айлык һава температурасы +4, +5 градус булыр дип көтелә.

Рәсәй гидрометүзәге фаразлавынча, бу – нормадан 1,5 градуска югары дигән сүз. Димәк, октябрь чагыштырмача җылы булыр, мөгаен. Явым-төшем уртача күпьеллык күрсәткечләр тирәсендә яки азрак булыр дип күзаллана.
Бүген, 2 октябрьдә, һәм иртәгә, 3 октябрьдә, республика территориясендә җылы булачак. Термометр баганалары төнен +1, +6 градус, урыны белән -3 градус тирәсе күрсәтсә, көндез +16, +21 градуска кадәр күтәреләчәк. Шимбә көндез төньяк-көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана.
Якшәмбе, 4 октябрьдә, сизелерлек суытачак, җил төньяктан исәчәк. Һава температурасы төнен +1, +6 градус, төньякка таба -4 градус булса, көндез +7, +12 градус булуы көтелә.
Күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә Башкортстанда уртача айлык температураның нормалары билгеләнгән. Октябрьдә ул, гадәттә, +2,5 градус, ноябрьдә -5,1 градус, декабрьдә -11 градус, гыйнварда -14,8 градус, февральдә -13,7 градус, мартта -7 градус тәшкил итә.

Чыганак: www.bashinform.ru

Фото: photocentra.ru

Читайте нас