Чишмэ
+30 °С
Облачно
Новости
30 Сентября 2020, 06:03

Битлек кия беләсезме?

Медицина битлекләре фильтр хезмәтен үти. Алар кешеләрне йогышлы чирләр йоктырудан саклый.

Шуңа күрә бүген битлекне табиблар һәм медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә сәламәтлеге хакында борчылучы һәр кеше кия. Бигрәк тә беренче салкыннар һәм суык тиюләр чорында медицина битлеге – иң кирәк әйберләрнең берсе.

Битлекне күпме вакыт кулланырга ярый?

Һава үткәрү сыйфатына карап, куллану вакыты да төрлечә:
  • кәгазь фильтрлы битлекне 2 сәгатькә бер алыштырырга кирәк;
  • бактерияләргә каршы махсус эшкәртелгән битлекне 3-5 сәгать салмаска мөмкин;
  • битлек ютәлдән, төчкерүдән яки тын алудан юешләнгән икән – аны шундук алыштырырга кирәк.

  • Бер тапкыр кулланыла торган битлекне берничек тә яңадан кулланырлык итеп стерильләштереп булмый.

    Кулланышта бик гади кебек, әмма кайберәүләр битлекне дөрес кими. Шуны истә тотарга кирәк:
    • битлек авызны, танауны һәм иякне капларга тиеш;
    • пластик өлешен бармаклар белән танау читләренә якынайтып, биткә терәргә кирәк;
    • битлекнең бөрмәле өлешен уңайлы формага китереп ачыгыз;
    • кигәннән соң битлеккә кулларыгыз белән кагылмаска тырышыгыз;
    • битлекне ияккә күчереп торып, я кесәгә салып йөреп, аннан яңадан кияргә ярамый;
    • юешләнгән яисә пычранган битлекне шундук ыргытыгыз;
    • битлекне салганда, саклагыч өлешенә тотынмыйча, элгечләреннән генә тартып төшерегез;
    • битлекләрне халык күп җыелган җирдә (поликлиникаларда, кибетләрдә, театрларда, җәмәгать транспортында) кияргә киңәш ителә;
    • урамда битлек киюнең файдасы юк.

    • Медицина битлеген кайсы ягы белән кияргә?

      Дөрес кимәгәндә, битлекнең саклау сыйфатлары кими, ә вирус эләктерү ихтималлыгы үсә. Медицина битлеген биткә ак ягы белән кияләр. Борын фиксаторы, гадәттә, эчке якта кала.

      Йомгак: чирлисегез килмәсә, битлекне дөрес итеп киеп йөрегез!
      #национальныепроекты;
      #нацпроекты;
      #региональныепроекты;
      #регпроекты;
      #нацпроектыБашкортостан;
      #ВладимирПутин
      Чыганак: Кызыл таң
      Читайте нас