Чишмэ
+22 °С
Ясно
Новости
18 Сентября 2020, 06:23

Пенсия фондын бетерергә уйлыйлар

«Гадел Рәсәй» лидеры Сергей Миронов Рәсәй Пенсия фондын бетерергә тәкъдим иткән.

Исәп палатасы фонд эшчәнлегенең җитешсезлекләрен әйткәч, шундый фикергә килгән ул. Менә аның сүзләре:
«Дәүләт бюджеты белән пенсионерлар арасында арадашчы гына булган Пенсия фондын бетерергә кирәк дип саныйбыз". Аның фикеренчә, штат, офислар һәм инфраструктурага киткән чыгымнар үзен акламый.
"Рәсәй пенсионерларына бу сыйфатсыз эш бик кыйммәткә төшә. Әгәр Пенсия фонды шундый коточкыч хаталы эшли икән, халыкның пенсия өлешенә кереп, мәгълүмати база өчен нигә шулкадәр акча түгәргә? Әзер инфраструктурадан һәм шул ук Федераль салым хезмәте базасыннан файдалану отышлырак булачак", - дигән Миронов.

Чыганак: Өмет
Фото: trans.ru
Читайте нас